Даниел Маринов-спорт гимнастикасы буенча дөнья Кубогы этабы җиңүчесе

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан гимнасты Даниел Маринов Каһирәдә спорт гимнастикасы буенча Дөнья кубогы этабында беренче урынны яулады. Ирекле күнегүләрдә җиңү яуланды.

Спортчының нәтиҗәсе 14,233 балл тәшкил итте. Икенче урында Арсений Духно (14,133 балл). Призерлар өчлеген Филиппин вәкиле Карл Юло йомгаклады (14,000 балл).

Каһирәдәге Дөнья кубогы этабы бүген, 6 апрельдә тәмамланды. Россия спортчылары ярышларда нейтраль статуста чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International