Яр Чаллы спортчылары батутта сикерү буенча Европа чемпионатында һәм беренчелегендә дүрт медаль яулады

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

2026 елның 4-12 апрелендә Португалиянең Портимао шәһәрендә батутта, акробатик юлда һәм башка дисциплиналарда сикерү буенча Европа чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Яр Чаллы шәһәренең «Олимпийский» урта гомуми белем бирү мәктәбе МАО тәрбияләнүчеләре тренер Диана Филиксовна Лунева җитәкчелегендә Халыкара аренада Россия һәм Татарстанны лаеклы тәкъдим иттеләр, төрле дәрәҗәдәге дүрт медаль яуладылар.

Европа беренчелеге (13-16 яшь):

Котдусова Лия-батутта команда ярышларында 1 урын;

Вәлиева Лия-акробатик юлда команда ярышларында 1 урын, шулай ук акробатик юлда шәхси ярышларда 3 урын.

Европа Чемпионаты:

Козлов Кирилл — батутта сикерү буенча команда ярышларында 2 урын һәм шәхси сикерүдә 3 урын.

Яшь спортчылар һәм аларның өлкән иптәше югары осталык, яхшы физик әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр, континентның әйдәп баручы сикерүчеләре статусын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International