Тарихны белү, спорт һәм ГТО: Буада «Аҗаган 2.0»хәрби-патриотик уены этабы узды

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

10 апрельдә Буада урта яшь категориясендә «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды. Чара ел саен Буа районының «Юнармия» хәрәкәте ярдәмендә үткәрелә.Уенда Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы авыл җирлекләре мәгариф учреждениеләре катнашты. Балалар строевой һәм спорт әзерлегендә, Ватан тарихын белүдә, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруда һәм башка дисциплиналарда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Хәрби-патриотик уенның җиңүчесе «5 нче гимназистлар»отряды булды. 5 нче гимназия беренче урынны яулады.

Чараны үткәрү яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм ГТО комплексын популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International