12 апрель көнне Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Хыял» яшьләр үзәгендә Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре командалары арасында «Индустрия»ҖЧҖ призына бадминтон буенча турнир узды. Анда Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш районнары, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе аппаратының дәүләт хезмәткәрләре командалары катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны Саба районы командасы алды. Көмеш медальгә Балтач районы командасы лаек булды. Өченче урынны Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты Дәүләт хезмәткәрләре яулады. Дүртенче урында – Кукмара районы командасы, бишенче урында-Мамадыш районы командасы.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре җитәкчеләре арасында шәхси зачетта Алмаз Гарифуллин (Мамадыш районы) җиңүче булды. Икенче урынны Ирек Гарипов (Саба районы) алды. Өченче урында-Рөстәм Заһидуллин (Балтач районы).