Яңа уен сезонына әзерлек кысаларында Россиянең гамәлдәге чемпионнары-«Ак Барс — Динамо» командасы даими күнегүләр үткәрә. Хоккейчылар чирәмдәге хоккей үзәге кырына 3 апрельдән чыкты. Моңа кадәр уен залларында шөгыльләндек.
Соңгы күнегүләребезнең берсеннән фоторепортаж карарга тәкъдим итәбез. Күрәсез, кәеф күтәренке, сугышчан!
Исегезгә төшерәбез, чирәмдәге Россия хоккееның яңа сезоны Россия Суперкубогы матчыннан старт алачак. 2026 елның беренче трофее өчен ил чемпионы һәм узган елгы Россия Кубогы иясе — Казанның «Ак Барс-Динамо» һәм Мәскәү өлкәсенең «Динамо-Электросталь»командалары көч сынашачак. Матч Татарстан башкаласында 21 апрельдә 14.00 сәгатьтә узачак.