Татарстан армрестлерлары Россия чемпионатында биш медаль һәм команда бронзасы яулады

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

9-14 апрель көннәрендә Орел шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда Россиянең 59 субъектыннан 385 спортчы катнашты. 23 кешедән торган Татарстан Республикасы җыелма командасы биш медаль яулады һәм команда зачетында өченче урынны алды.

Чемпионатта җиңүчеләр Рузия Габдрахманова (хатын-кызлар, 90 кг), Аделя Макарова (60 кг) һәм Виктория Воронина (80 кг) булдылар. Көмеш медаль иясе Екатерина Прусакова булды (65 кг). Бронза медальләр яуладелина Фәрхаева (55 кг) һәм Дилбәр Мусина (90 кг).

«Армрестлинг буенча 2025 елның иң яхшы тренеры» номинациясендә Россиянең 635 тренеры арасында беренче урынны Чистайдан Радик Камалов алды.

Ярышлар Будапештта (Венгрия) узачак Европа чемпионатына һәм Делида (Һиндстан) узачак дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары булды. Турнирны оештыручылар-Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Россия армрестлинг Федерациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International