9-13 апрель көннәрендә Саратов өлкәсенең Дубки аэродромында парашют спорты буенча «төшү төгәллеге — шәхси» һәм «төшү төгәллеге — төркемле»дисциплиналарында Бөтенроссия ярышлары узды. Турнир Юрий Гагаринның космоска беренче очуына 65 ел тулуга багышланган иде.
Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән 51 спортчы катнашты. Татарстан Республикасыннан Россия ДОСААФ үзәк авиация клубы тәрбияләнүчеләре — халыкара класслы спорт мастеры Анджела Говорова, спорт мастерлыгына кандидат Илнур Хөснуллин һәм 1 разрядлы спортчы Тимофей Плигин чыгыш ясады.
Анджела Говорова Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды, шулай ук ветераннар зачетында алтын медаль яулады. Илнур Хөснуллин икенче урынны алды. Команда зачетында Татарстан җыелма командасы, биш тур суммасында лидерлардан 10 см гына калышып, көмеш призер булды.
Параллель зачет белән халыкара ярышлар — БДБ ДОСААФ чемпионаты узды. Россия ДОСААФ җыелма командасы составында Анджела Говорова һәм Тимофей Плигин шәхси зачетта бронза, команда зачетында көмеш медальләр яуладылар.
Республика копилкасына спортчылар төрле дәрәҗәдәге ун медаль алып килделәр.