Ростов – Донда бу сезонда беренче тапкыр ачык суда академик ишү буенча бөтенроссия ярышлары - «Дон регатасы»узды. Илнең 16 төбәгеннән 250дән артык иң көчле спортчы медальләр өчен иште. Турнирда 2003 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшүсмерләр катнашты.
Татарстан спортчылары түбәндәге урыннарны алдылар:
Альфред Әхмәтҗанов-1Х ЛВ МБ классында җиңүче;
Илья Ваулин - 1Х ЛВ МА классында җиңүче;
Әмир Габдрахманов-1Х МБ классында көмеш призер;
Альфред Әхмәтҗанов һәм Әмир Габдрахманов икелектә көмеш медаль яуладылар (2хмб класс).
Барлык спортчылар да бер бригада - Павел Сергеевич Гаранин һәм Елена Сергеевна Гаранина җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.