Татарстан яшүсмерләре – регби буенча Пенза шәһәре Кубогының көмеш призерлары

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

17-19 апрельдә Пензада «Первомайский» комплекслы стадионында тренер В.Э. Дин-Ислямов истәлегенә багышлап яшүсмерләр арасында регби буенча Пенза шәһәре Кубогы узды.

Ярышларда Пенза, Самара, Йошкар-Ола, Чебоксар, Мәскәү, Түбән Новгород, Саранск, Сочи, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасыннан 650 дән артык спортчы катнашты.

16 яшькә кадәрге яшь категориясендә Татарстан Республикасы командасы көмеш призер булды.

13 яшькә кадәрге яшь категориясендә ТР-1 регби буенча РСШ командасы (Казан) бронза медаль алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International