Sportcal фикеренчә Казан дөньяның иң спортлы шәһәрләре унлыгына керде. 1нче өлеш

2013 елның 6 декабре, җомга

Спорт аналитикасы буенча абруйлы портал — Sportcal порталы зур спортта илләрнең һәм аерым шәһәрләрнең йогынтысы, әһәмияте буенча яңа рейтинг тәкъдим итте. Татарстан Республикасы башкаласы Казан яңартылган рейтингта 9 позиция югары күтәрелеп, хәзер 10 нчы урынны били. Россия икенче урынга күтәрелде — бары тик Кытайдан гына калыша.

GSI Nations Index рейтингы бу рейтинг төзелгәнче 6 ел алдан һәм 6 ел соңрак һәр илдә узган һәм планлаштырылган эре спорт чараларып исәпкә алып билгеләнә. Шул ук вакытта халыкара ярышларның аларны оештыручы шәһәрләрдәге һәм илләрдәге икътисадый, спорт, социаль, мәгълүмати һәм экологик үсешкә йогынты дәрәҗәсе дә искә алына. Мондый рейтинг икенче тапкыр дөнья күрде һәм ул «Global Sports Impact» (Глобаль спорт йогынтысы) проектының бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International