Гомумән алганда, 2008-2019 еллар аралыгындагы 12 елда 519 шәһәрдә һәм 78 илдә мультиспорт чаралары узган яки узачак.
Казан Sportcal тарафыннан билгеләнгән дөньяның иң яхшы спорт шәһәрләре унлыгына беренче тапкыр керә. Бу исә шәһәрдә берничә эре халыкара спорт вакыйгаларын уздыру аркасында мөмкин булды, беренче чиратта, бөтен дөнья спорт җәмәгатьчелеге тарафыннан иң югары билгеләргә лаек булган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ярдәмендә. Моннан тыш якындагы берничә елда Татарстан башкаласында бер-бер артлы төрле эре спорт ярышлары узачак, шул исәптән бадминтон буенча Европа чемпионаты (2014 ел), фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты (2014 ел), су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015 ел), футбол буенча Конфедерацияләр кубогы матчлары (2017 ел) һәм дә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары.