2013 елгы Универсиаданы оештыручылар FISU Башкарма комитетында беренчел хисап тоттылар. 6нче өлеш

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
FISU Президенты Клод-Луи Галльен һәм Башкарма комитет әгъзалары Универсиаданың Оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловка, Россиянең спорт министры Виталий Муткога, Татарстан Президенты Рѳстәм Миңнехановка,  Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга, барлык 2013 ел командасына һәм Универсиада волонтерларына онытылмаслык уеннар өчен, халыкара спорт мәйданында FISUның һәм Универсиадаларның абруен күтәргән өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Йомгаклау хисабы ахырында Халыкара студентлар спорты федерациясенең Башкарма комитеты әгъзалары «Казан 2013» Оештыру комитетына аягүрә басып кул чаптылар, шул рәвешле Казанда Универсиаданы оештыруның лаеклы нәтиҗәләре белән ихлас соклануларын  белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International