«Көньяк Спорт» стадионында студентлар арасында Бөтенроссия ГТО фестивале тәмамланды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 43 команда — 350дән артык студент катнашты, алар «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексының тугыз дисциплинасында көч сынашты. Татарстан Республикасы вәкиле Анастасия Кулябина 2000 метрга йөгерүдә алтын медаль яулады.
Анастасия Кулябина Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем ала. Аның алтын медале Татарстан җыелма командасы копилкасында якты нәтиҗә булды.