2026 елның 1 маенда Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы поселогында «Татнефть»ГАҖнең ТН-Сервис бүлекчәләре арасында компакт-спортинг буенча ярышлар узды. Турнирда 6 команда катнашты (АУП, АУП УСНПО, УДАКЗО, УМИО, җиһазлар логистикасы идарәсе, УСДНО). Катнашучыларның гомуми саны 60 кеше тәшкил итте.
Ир-атлар арасында ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын-Василий Лизунов (АУП УСНПО)
2 урын-Морозов Александр (УСГНО)
3 урын-Исламов Реналь (АУП)
Хатын-кызлар арасында ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын-Шакирова Елена (АУП)
2 урын-ФӘТТАХОВА ДИЛӘРӘ (УМИО)
3 урын - Гәрәева Луиза (АУП)
Гомумкоманда зачеты:
1 урын-АУП командасы
2 урын — УСНПО АУП командасы
3 урын — УСДНО командасы
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук предприятие хезмәткәрләрен системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ялга җәлеп итү максатында уздырылды.