Азнакайда Яз һәм хезмәт көнен спорт чаралары һәм ГТО нормативларын тапшыру белән билгеләп үттеләр

2026 елның 5 мае, сишәмбе

2026 елның 1 маенда Азнакай шәһәренең Ишкаев исемендәге парк стадионында Азнакай муниципаль районы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча спорт чаралары узды. Спорт бәйрәме 1 Май — Хезмәт ияләренең бердәмлеге көненә, Яз һәм хезмәт көненә багышланган иде.

Барлык теләүчеләр өчен ГТО мобиль мәйданчыгы эшләде, анда «ГТО»ВФСКНЫҢ түбәндәге нормативларын үтәргә мөмкин иде:

гимнастика эскәмиясендә туры аяклы хәлдән алга авышу;

урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү;

идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;

аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.

Моннан тыш, чаралар программасына түбәндәге спорт төрләре буенча ярышлар кертелгән:

армрестлинг (ирләр һәм хатын-кызлар арасында);

гер спорты (ирләр арасында) ГТО исәбенә;

аркан тарту (ирләр арасында);

шахмат (ирләр һәм хатын-кызлар арасында);

балалар арасында конфетлы шашка;

50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында өстәл теннисы;

хатын-кызлар командалары арасында волейбол;

радиоспорт.

Бәйрәм көне районның барлык яшьтәге кешеләрен — балалардан алып өлкән буын вәкилләрен берләштерде. Катнашучылар күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр һәм физик әзерлекләрен тикшерү мөмкинлеге алдылар.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук халыкны физик культура белән системалы шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешенә һәм ГТО комплексы нормативларын үтәүгә җәлеп итү максатында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International