30 апрельдән 4 майга кадәр Мәскәүдә милиция генерал-майоры Воробьев Виктор Васильевич истәлегенә Көнчыгыш сугышчан көрәш буенча халыкара ярышлар, Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда 30дан артык илдән һәм Россиянең 36 төбәгеннән 2000нән артык кеше катнашты.
Ярышларны тантаналы рәвештә Россия көнчыгыш көрәш федерациясе президенты Юрий Органов һәм Россия кобудзюцу федерациясе президенты, полиция генерал-лейтенанты Николай Трифонов ачтылар.
Чара кысаларында халыкара мәгълүматлар тапшырылды. Бөтендөнья оешмасында Кобудо ниппон кемпо үсешенә зур өлеш керткәне өчен халыкара оешманың Мактау грамотасы һәм Россия кобудзюцу Федерациясенең мактау билгесе Сергей Лисютинга тапшырылды. Моннан тыш, Татарстан спортчысы Данила Скворцов Россиянең спорт мастеры исемен алды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте һәм медальләр яулады:
халыкара ярышларда:
1 урын-7 медаль
2 урын-5 медаль
3 урын-5 медаль
Россия чемпионатында һәм беренчелегендә:
1 урын-5 медаль
2 урын-8 медаль
3 урын-9 медаль
Барлыгы 12 алтын, 13 көмеш, 14 бронза медаль.