Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәге мәйданчыгында «Казан Кунг-фу йолдызлары – Казан Кунг-фу Йоддызлары»фестивале старт алды. Чарада Казан һәм Яшел Үзәннән 4 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк спортчылар катнашты. Программа күрсәтмә чыгышларны һәм ярыш өлешен үз эченә ала.
Тантаналы чарада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Александр Даренков һәм Татарстан Республикасы ушу федерациясе президенты Айрат Әхмәров сәламләде.