Казанда Татарстан Республикасы каратэ Федерациясе Президенты Шагин Искәндәр Рафаэль улы һәм спортчы Фәттахова Эльвина истәлегенә багышланган «Хәтер кубогы» республика турниры (WKF) узды.
Ярышларда Омск, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләреннән, Марий Эл Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 300 дән артык спортчы катнашты.
Ярышларны ачу вакытында сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар:
Шулай ук турнирның мактаулы кунаклары каратэ буенча Россиянең атказанган спорт мастерлары Евгений Плахутин (Чиләбе) һәм Анна Чернышева (Тольятти) булды. 22-23 май көннәрендә алар Татарстан спортчылары өчен мастер-класс үткәрделәр.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру, шулай ук Татарстан Республикасында каратэны үстерү һәм күренекле спорт эшлеклеләре турында хәтерне саклау максатында уздырылды.