Бүген Санкт-Петербургта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия Авыр атлетика федерациясе» Гомумроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы президенты Александр Винокуров Татарстан белән РФ авыр атлетика федерациясе арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Килешү спорт белән шөгыльләнү өчен шартларны яхшыртуга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук спорт резервын һәм спортның әлеге төре буенча югары спорт осталыгы спортчыларын әзерләүгә юнәлдерелгән. Килешүне гамәлгә ашыру спорт белән шөгыльләнүче халык санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә Татарстанда Авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен спорт объекты төзелеше проектын килештерү буенча эш алып барыла.
Авыр атлетика Татарстан өчен төп спорт төрләренең берсе булып тора. Бүген Татарстанда Авыр атлетика белән 3 меңгә якын кеше шөгыльләнә. 14 махсуслаштырылган бүлек эшли, аларда төрле дәрәҗәдәге 600 дән артык спортчы шөгыльләнә.Бүген Санкт-Петербургта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия Авыр атлетика федерациясе» Гомумроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы президенты Александр Винокуров Татарстан белән РФ авыр атлетика федерациясе арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Килешү спорт белән шөгыльләнү өчен шартларны яхшыртуга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, шулай ук спорт резервын һәм спортның әлеге төре буенча югары спорт осталыгы спортчыларын әзерләүгә юнәлдерелгән. Килешүне гамәлгә ашыру спорт белән шөгыльләнүче халык санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә Татарстанда Авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен спорт объекты төзелеше проектын килештерү буенча эш алып барыла.
Авыр атлетика Татарстан өчен төп спорт төрләренең берсе булып тора. Бүген Татарстанда Авыр атлетика белән 3 меңгә якын кеше шөгыльләнә. 14 махсуслаштырылган бүлек эшли, аларда төрле дәрәҗәдәге 600 дән артык спортчы шөгыльләнә.