Парижда Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында Татарстанның Суга сикерү мәктәбе укучысы Никита Шлейхер ун метрлы каланчадан синхрон сикерүдә алтын медаль яулады. Руслан Тернов белән парда ул 443,82 балл җыйган.
Икенче урында итальяннар Симоне Конте һәм Раффаэле Пеллигра (416,46), өченче урында украиналылар Марк Гриценко һәм Алексей Середа (406,05). Бу җиңү Никита Шлейхерга Европа чемпионы исемен китерде.
Элегрәк шул ук турнирда Никита Шлейхер Евгений Кузнецов белән дуэтта өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә көмеш призер булды.