Тарихтагы иң яхшы Уеннар өчен рәхмәт. 2нче өлеш

2013 елның 20 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннары нәтиҗәләре буенча чираттагы бүләкләү тантанасы узды. 20 декабрьдә министр Рафис Борһанов Республика Хөкүмәте исеменнән Универсиаданы уздыруга шактый өлеш керткән директорларга, спорт менеджерларына, хөкемдарларга рәхмәт белдерде һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Big_dsc_6596

«Бу ел Универсиада әләме астында узды. Әле төгәлләнмәде ул. Ел ахырында без йомгак ясыйбыз һәм триумфаль рәвештә үткән Универсиада чараларына әзерләнүдә һәм аларны уздыруда бик актив катнашканнарга рәхмәт белдерәбез. Россия җыелма командасы 156 медаль яулады. Әлбәттә, безнең спортчылар да зур өлеш кертте, хезмәттәшләребезнең кайберләрен бүләкләдек инде. Бүген исә монда нигездә судьялар корпусы, безнең спорт ярышларының менеджерлары җыелды», — дип билгеләп китте министр.

Big_dsc_6646

Бүләкләү тантанасында «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров та катнашты. Ул да залда җыелган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Барыгызга да зур рәхмәт! Мин сезне бу бүләкләрегез белән ихлас котлыйм. Универсиада сезнең озын профессиональ юлыгызда бер адым булыр һәм Универсиадада эшләгән дәвердә туплаган тәҗрибәгез киләчәктә сезгә һөнәри яктан тагын да үсеп Олимпия Уеннарына барыр дәрәҗәгә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International