Казанда һәм Мәскәүдә Универсиада нәтиҗәләре буенча бүләкләү дәвам итә. 3нче өлеш

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада нәтиҗәләре буенча чираттагы бүләкләү бүген Казан Ратушасында узды. Бүләкләү тантанасын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин алып барды. Ул Казандагы Бөтендөнья студентлар Уеннарын оештыруга һәм уздыруга зур өлеш кертүчеләргә Казан Почет грамоталары, Башкарма комитеты почет грамоталары тапшырды.

"Бүген без сезгә тарихтагы иң яхшы Универсиада уздырган өчен рәхмәт әйтергә җыелдык, - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин залдагыларга. - Сезнең һәркайсыгыз эшне җиренә җиткереп башкарды. Универсиада аркасында безнең шәһәребез тагын да дөньяга танылды", - дип ассызыклады ул һәм коллегаларына - сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Бүген бүләкләнүчеләр арасында - "Казан 2013" Башкарма дирекциясе, шәһәр Башкарма комитеты, ведомствора учрежденияләр, район администрацияләре, Татарстан республикасы Мәгариф министрлыгы, спорт комплекслары, сәламәтлек саклау өлкәсе һәм "Иске шәһәр" префектурасы хезмәткәрләре. бүләкләнүчеләр исемлегендә барлыгы - 145 кеше. 

 Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүген Мәскәүдә Уеннар нәтиҗәләре буенча тагын бер бүләкләү чарасы узды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов һәм "Казан 2013" Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов дирекциянең Мәскәүдәге офисы хезмәткәрләренә һәм 2013 елгы Универсиада" проектыннан соң Мәскәүгә күченеп киткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International