Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча дәүләт бүләкләре тапшырды. 1нче өлеш

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Президенты, Казанда узган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елның июлендә булып узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм уздыруга зур өлеш керткән РФ Президенты администрациясе, РФ Хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Big_dsc_6698

Очрашу башында Казанда булып узган Универсиада турында зур булмаган фильм тәкъдим ителде, анда чарага әзерлек, зур масштаблы ачылу тантанасы, ярышлардан күренешләр һәм ябылу тантанасыннан кадрлар урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International