Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиада нәтиҗәләре буенча дәүләт бүләкләре тапшырды. 3нче өлеш

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Президенты, Казанда узган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елның июлендә булып узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм уздыруга зур өлеш керткән РФ Президенты администрациясе, РФ Хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Big_dsc_6698

Очрашу башында Казанда булып узган Универсиада турында зур булмаган фильм тәкъдим ителде, анда чарага әзерлек, зур масштаблы ачылу тантанасы, ярышлардан күренешләр һәм ябылу тантанасыннан кадрлар урын алган.

"Әлеге фильмны караганнан соң ниндидер моңсулык биләп алды хәтта, - диде Татарстан Президенты үзенең сәламләү чыгышында. - Бөтен ил, федераль җитәкчелек, Хөкүмәт, республика, безнең муниципалитетлар - без барыбыз да - дөньякүләм масштабтагы чара уздыра алдык". Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерлек барышында күзгә күренә торган, ягъни төзелеш, инфрастуктура, чаралар белән бәйле һәм күзгә күренми торган, ягъни куркынычсызлык белән тәэмин итү белән бәйле эшләр башкарылуын ассызыклап үтте. Россия Президенты, РФ Хөкүмәте рәисе, FISU президенты (Халыкара студентлар спорты федерациясе) Казанда узган Уеннарга бик зур бәя бирде.

Big_dsc_6770

"Без бик зур уртак эш башкардык. Бик күп нәрсәләрне беренче тапкыр эшләү сәбәпле, җиңел булмады. Уеннарга биш ел әзерләнү безнең өчен зур мәктәп булды. Шул вакыт эчендә без бик күп санда менеджерлар, судьялар һәм бүтән белгечләр әзерләдек. Казандагы Универсиада кышкы Олимпиада уеннары алдыннан генераль репетиция булды. Сочидагы Олимпиада да уңышлы узар дип өметләнәм", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм мондый масштабтагы чараның илнең көчен, халыклар һәм субъектлар берлеген күрсәтү мөмкинлеге икәнлеген дә ассызыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International