Бүген Татарстан Республикасының Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Президенты, Казанда узган 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм уздыру буенча Оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елның июлендә булып узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм уздыруга зур өлеш керткән РФ Президенты администрациясе, РФ Хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Очрашу башында Казанда булып узган Универсиада турында зур булмаган фильм тәкъдим ителде, анда чарага әзерлек, зур масштаблы ачылу тантанасы, ярышлардан күренешләр һәм ябылу тантанасыннан кадрлар урын алган.
"Әлеге фильмны караганнан соң ниндидер моңсулык биләп алды хәтта, - диде Татарстан Президенты үзенең сәламләү чыгышында. - Бөтен ил, федераль җитәкчелек, Хөкүмәт, республика, безнең муниципалитетлар - без барыбыз да - дөньякүләм масштабтагы чара уздыра алдык". Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья студентлар Уеннарына әзерлек барышында күзгә күренә торган, ягъни төзелеш, инфрастуктура, чаралар белән бәйле һәм күзгә күренми торган, ягъни куркынычсызлык белән тәэмин итү белән бәйле эшләр башкарылуын ассызыклап үтте. Россия Президенты, РФ Хөкүмәте рәисе, FISU президенты (Халыкара студентлар спорты федерациясе) Казанда узган Уеннарга бик зур бәя бирде.
"Без бик зур уртак эш башкардык. Бик күп нәрсәләрне беренче тапкыр эшләү сәбәпле, җиңел булмады. Уеннарга биш ел әзерләнү безнең өчен зур мәктәп булды. Шул вакыт эчендә без бик күп санда менеджерлар, судьялар һәм бүтән белгечләр әзерләдек. Казандагы Универсиада кышкы Олимпиада уеннары алдыннан генераль репетиция булды. Сочидагы Олимпиада да уңышлы узар дип өметләнәм", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм мондый масштабтагы чараның илнең көчен, халыклар һәм субъектлар берлеген күрсәтү мөмкинлеге икәнлеген дә ассызыклап үтте.
Ул очрашуда катнашучылар белән кичерешләрен уртаклашты: башта 6 июль - Универсиада ачылышын көтеп яшәве, Россия Президенты катнашкан Ачылу тантанасында Универсиада уты кабынмас дип куркуы турында сөйләде. "Әлбәттә, аннан без барыбыз да 18 июль иртәсен көттек. 18 еннән соң ниндидер бушлык биләп алды. Минем тормышымда тагын шундый вакыйга булырмы, белмим, әмма әлеге Универсиаданың һәрберебез тормышында, илебез тормышында зур вакыйга булуы шиксез. Чөнки Бөтендөнья студентлар Уеннары илебезгә 40 елдан соң әйләнеп кайтты", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ил менә дигән ярышлар уздырып мираска, тәҗрибә һәм дөнья күләмендә югары бәягә ия булды.
"Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән Казандагы Универсиаданы оештыруда һәм уздыруда күп көч куйган өчен РФ Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү буенча РФ Президенты Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Алексей Кулаковский һәм РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Нелли Найговзина бүләкләнде. Шулай ук "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм уздыру чорында объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итүне оештырудагы өлешләре өчен Россия Федерациясе Президенты куркынычсызлык хезмәте Сак идарәсе җитәкчесе урынбасары полковник Алексей Кабаков, Саклауга алынган чараларны планлаштыру һәм оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары полковник Константин Калинин, Саклауга алынган чараларны планлаштыру һәм оештыру идарәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары полковник Константин Колывагин, Россия Федерациясе Сак хезмәте директоры урынбасары полковник Александр Лащук бүләкләнде.
Татарстан Президенты рәхмәт хаты белән статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары ( оештыру комитеты секретаре) Наталья Паршикова, РФ Хөкүмәте Социаль үсеш департаменты баш киңәшчесе Игорь Черников, РФ Спорт министрлыгының Норматив-хокукый департамент директоры урынбасары Владимир Матлашевский һәм бүтән федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре бүләкләнде.