"Рубин" футбол клубы попечительләр советы карары белән клуб директоры итеп моңа кадәр "Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкарма дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры булган Владимир Леонов билгеләнде. 24 декабрьдә кич белән попечительләр советы карарын "Рубин" президенты Валерий Сорокин игълан итте.
"Мин клуб тормышы буенча хәл ителгән карарлар турында хәбәр җиткерергә тиеш. Попечительләр советына Владимир Александрович Леоновны тәкъдим итү булды. Попечительләр советы "Рубин" генераль директоры постына әлеге кандидатураны кабул итте. Беренче вакытта Владимир Александрович эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе клуб структурасын реформалаштыруны төгәлләү булачак. Владимир Александровичны бездә җәй көне узган зур вакыйга - Универсиада буенча бик яхшы беләләр, ул спорт дөньясында җирле дәрәҗәдә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә яхшы билгеле. Клуб җитәкчелеге һәм попечительләр советы Владимир Александровичка зур өметләр багълый, аның үз өстенә алган барлык вазыйфаларны да уңышлы башкарачагына ышана. Җанатарлар өчен бик үк кызыклы булмаган клуб структурасын реорганизацияләү кебек эшләрдә һәм җанатарлар белән мөнәсәбәтләрне көйләүдә Владимир Александрович үзенең зур эш тәҗрибәсен кулланыр дип уйлыйбыз", - диде "Рубин" президенты Валерий Сорокин клуб матбугат хезмәтенә.