Владимир Леонов "Рубин" футбол клубы генераль директоры итеп билгеләнде. 6нче өлеш

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

"Рубин" футбол клубы попечительләр советы карары белән клуб директоры итеп моңа кадәр "Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкарма дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры булган Владимир Леонов билгеләнде. 24 декабрьдә кич белән попечительләр советы карарын "Рубин" президенты Валерий Сорокин игълан итте.

"Мин клуб тормышы буенча хәл ителгән карарлар турында хәбәр җиткерергә тиеш. Попечительләр советына Владимир Александрович Леоновны тәкъдим итү булды. Попечительләр советы "Рубин" генераль директоры постына әлеге кандидатураны кабул итте. Беренче вакытта Владимир Александрович эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе клуб структурасын реформалаштыруны төгәлләү булачак. Владимир Александровичны бездә җәй көне узган зур вакыйга - Универсиада буенча бик яхшы беләләр, ул спорт дөньясында җирле дәрәҗәдә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә яхшы билгеле. Клуб җитәкчелеге һәм попечительләр советы Владимир Александровичка зур өметләр багълый, аның үз өстенә алган барлык вазыйфаларны да уңышлы башкарачагына ышана. Җанатарлар өчен бик үк кызыклы булмаган клуб структурасын реорганизацияләү кебек эшләрдә һәм җанатарлар белән мөнәсәбәтләрне көйләүдә Владимир Александрович үзенең зур эш тәҗрибәсен кулланыр дип уйлыйбыз", - диде "Рубин" президенты Валерий Сорокин клуб матбугат хезмәтенә. 

"Менеджмент буенча, интернат-мәктәп һәм "Рубин" яшь футболчылар әзерләү үзәгенә дә баш тренер позициясенә кадрлар туплау буенча эш алып барыла. Ләкин минем вакытыннан алда барысын да әйтеп бетерәсем килми. Клуб структуралары тарафыннан карарлар кабул ителгәннән соң, без барлык кызыкнучыларга, беренче чиратта җанатарларга кадрлар буенча нинди яңалыклар булачагы турында мәгълүмат биреп барачакбыз. Рәхим итеп безнең яңа генераль директорыбызны кабул итеп алыгыз", - дип өстәде Сорокин.

Үз чиратында, "Рубин"ның яңа генераль директоры Владимир Леонов, аның төп бурычлары - җанатарлар белән, маркетинг белән, яңа объект - киләчәктә "Рубин" уйнаячак футбол стадионы белән эшне көйләү, шулай ук, футбол ассоциациясе регламентлары белән, команда формалаштыру (спорт һәм идарә) белән бәйле юридик мәсьәләләрне җайга салу икәнен ассызыклап үтте. "Барлык традицияләрне, клуб тарихын һәм моңа кадәр булган нәрсәләрне без, әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Табигый ки, алдагы белемнәргә һәм тәҗрибәләргә таянып ниндидер яңалыклар да кертәчәкбез, аларның җанатарлар өчен мөмкин кадәр уңай булуына ирешергә тырышачакбыз. Бүген без, әлбәттә, футболга йөрүләрен телибез. "Рубин" мәктәбен үстерергә кирәк, ул үзенең йолдызлары, үсеп килүче буын белән балкырга тиеш, чөнки ул футбол һәм теләсә кайсы спорт төре үсеше өчен иң төп принципларның берсе". 

Владимир Леонов, шулай ук "Рубин" җитәкчелегенең ММЧ һәм җанатарлар өчен максималь рәвештә ачык булачак, дип ышандырды: "Клуб тормышындагы бөтен үзгәрешләр турында да җанатарларга җиткереп барырга тырышырбыз. Җанатарлар - беренче урында. Клуб үзенең эшен күрсәтергә тиеш, команда нәтиҗә күрсәтергә тиеш. Моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышырбыз". 

Big_kaz_7007

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе җитәкчелегендә Владимир Леонов заявка бирү кампаниясеннән башлап Казандагы 2013 елгы  XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыруга әзерлек процессы белән идарә итте. Аның кул астында штаттагы 500 дән артык кешене, Уеннар вакытында 4 меңнән артык вакытлы персоналны берләштергән "Казан 2013" Башкарма дирекциясе эшләде. Эш 50 функциональ юнәлеш буенча алып барылды, ул спорт программасын оештырудан башлап маркетинг проектларын тормышка ашыру һәм Уеннарны дөнья күләмендә танытуга кадәр үз эченә алган иде. Универсиада дирекциясе һәм аның җитәкчесе эше Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU), халыкара спорт федерацияләре, ил һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. 

Владимир Леонов үз вазыйфаларына рәсми рәвештә яңа елдан соң керешәчәк. 

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасы Күзәтчелек советы карары белән оешманың җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп генераль директорның беренче урынбасары Азат Кадыров билгеләнде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International