Канадада Казан һәм 2015 елда узачак су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты тәкъдим ителә. Бу көннәрдә Татарстан делегациясенең Монреаль шәһәренә эшлекле сәфәре дәвам итә. 27 июльдән башлап 10 августка кадәр биредә «Мастерс» категориясендәге су спорт төрләре буенча 15нче дөнья чемпионаты уза. Турнирны үткәрү урыны – Жан Драпо паркы. Биредә Олимпия уеннары өчен махсус төзелгән, хәзер турнирны үткәрүдә файдаланыла торган спорт корылмалары урнашкан.
«Без Жан Драпо паркында күргәзмә павильоны – «Казан йорты»н оештырдык, ул инде беренче кунакларын кабул итәргә дә өлгерде», – дип хәбәр итте Монреальдән «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыров. Павильонның гомуми мәйданы 100 кв.метрдан артык. Ул киләсе елда Казанда узачак 16нчы «Мастерс» чемпионаты стилендә - шәмәхә төстә бизәлгән. Корылма бик уңайлы җирдә – ярышлар зонасына керү юлында ук урнашкан.
Павильон территориясендә очрашулар һәм әңгәмәләр үткәрү өчен махсус урын каралган. «Делегациянең Монреальдәге эшчәнлегенең төп бурычы – Казанны бай тарихлы һәм үсеш алган спорт инфраструктурасы булган күпмилләтле, инновацияләргә бай, спорт яратучы шәһәр буларак тәкъдим итү», - диде «Спорт проектлары башкарма дирекциясе» генераль директоры урынбасары Михаил Зотов.