Рэйчел Симпсон хай-дайвинг буенча беренче Дөнья кубогында алтын алды

2014 елның 9 августы, шимбә

Казанда хай-дайвинг буенча хатын-кызлар ярышларында беренче җиңүче билгеле булды. Җиңү яулау өчен ике көн ярышкан ирләрдән аермалы буларак, хатын-кызлар өч сикерү генә башкардылар. Беренче сынаудан соң америкалы Джинджер Хубер алга чыкты, ул бер ел элек Барселонада узган Дөнья чемпионатында көмеш медаль алган иде. Бүгенге лидердан аз гына калышып Дөнья чемпионы Сесиль Карлтон икенче урынга чыкты. Ә өченче урында Беларуссиядән Яна Нестерова, ул 54,60 балл җыйды.

Әмма икенче сикерүдә Рэйчел Симпсонның сикерүе хәлне үзгәртте, судьялардан ул 86,70 балл алды. Мондый бәя алу аңа, Хуберны узып, беренче урынга чыгарга мөмкинлек бирде. Бронза өчен көрәш тә киенренкеләнде. Нестеровадан башка, бер үк вакытта тагын берничә катнашучы аңа дәгъва кыла башлады.

Нәтиҗәдә, Беларуссия кызы медальгә җитә алмады. Согы сикерүгә ул 69,70 балл алды, әмма өч сикерү нәтиҗәләрен кушканнан соң Карлтонның баллары 3кә артыграк булып чыкты. Симпсон исә соңгы сикерү өчен югары бәя алып, лидерлыкны саклап кала алды. Шулай итеп, подиумга өч америкалы – Симпсон, Хубер һәм Карлтон күтәрелде.

1. Рэйчел Симпсон, АКШ – 216 балл

2. Джинджер Хубер, АКШ – 191,60 балл

3. Сесиль Карлтон, АКШ – 181,70 балл

— Мин үземдә җилгә каршы торырлык көч таптым һәм иң катлаулы сикерүне башкарырга кирәк булган хәлиткеч мизгелдә үземне кулга ала алдым. Үземнең чыгышымнан бик канәгать, — дип шәрехләде Симпсон Дөнья кубогында үз җиңүен. — Казанның матурлыгы мине шаккатырды. Каланчадан шәһәр күренеше гаҗәеп булып күренә.

— Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы бик яхшы оештырылган, бер елдан Казанда Дөнья чемпионатының да шулай уңышлы узачагына ышанам мин. Чыгышыма килгәндә исә, мин берничә хата ясадым, бронза да начар нәтиҗә түгел инде, югыйсә, — диде Карлтон.

10 августта, хай-дайвинг буенча Дөнья кубогының йомгаклау көнендә, турнир медальләре ирләр арасында уйнатыла. Финалга шулай ук Россиянең ике спортчысы - Илья Щуров һәм Артем Сильченко чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International