Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогының башлангыч көне тамашачыларга сокландыргыч сикерүләр бүләк итте. Беренче сынау сикерүләреннән соң ук атаклы колумбияле Орландо Дьюк, америкалы Дэвид Колтури һәм 2013 елгы Дөнья чемпионаты бронза призеры Джонатан Паредес, судьялардан 102,60әр балл алып, лидерлыкны яуладылар. Турнирда катнашучы россиялеләрнең сикерүләре бик үк уңышлы булмады – Илья Щуров 19 нчы позициядә, ә Артем Сильченконың күрсәткечләре әз генә яхшырыак, ул 16 нчы позициядә.
Алга таба сикерүләр катлауланды,шул ук вакытта аларны башкару сыйфаты да яхшырды. Паредес һәм Дьюк икенче сынаудан соң лидерлыкны дәвам иттеләр, ә менә танылган британлы Гари Хант, уңышсыз сикереп, унынчы позициягә төште. Сильченко берничә баскычка күтәрелеп, 13 нче урынга чыкты, ә Илья Щуров һаман да шулай финалдан тыш 19 нчы урында калды.
Өченче сынауда америкалы Стивен Ло Буэ, судьялардан 164,70 балл алып, барысын да узып китте. Ул җиденче урыннан кинәт кенә беренче урынга чыгып, лидерлыкны тота алды. Дьюк, Сильченко, Хант, Энди Джонс, Блэйк Олдридж бик яхшы сикерделәр, әмма шулай да Ло Буэны уза алмадылар. Өченче сынауны уңышлы башкарып, Илья Щуров иң яхшы 18 спортчы исәбенә керә алды һәм ул Дөнья кубогында чыгыш ясауны дәвам итә.
— Баштагы ике сикерү кәефне дә төшергән иде, үз-үземә ышанычны да киметән иде, әмма өченче сикерүдән соң кабат җанланып киттем, — диде үзенең чыгышыннан соң Илья Щуров.
— Мин платформадан ачылган Казан күренешенә карап сокланам! — дип башлады үзенең журналистлар белән аралашуын Дөнья кубогы лидеры Ло Буэ. — Мин күп җирләрдә булдым, ә мондагы күренеш чынлап та сокландыргыч. Беренче көн йомгакларына килгәндә исә, мин аннан бик канәгать.
— Стивен хай-дайвингта иң катлаулы сикерүләрне бер хатасыз башкарды. Ул беренче көндә үк юкка гына лидерлыкка чыкмады инде. Мин үз сикерүләремнән канәгать, әмма көрәшнең көчлесе алда әле, — дип ассызыклады Орландо Дьюк
Ирләр ярышларының финалы якшәмбе көнне, 10 августта, узачак.
Өч сикерүдән соң нәтиҗәләр:
1. Стив Ло Буэ, АКШ – 364,80
2. Орландо Дьюк, Колумбия – 361,50
3. Гари Хант, Бөекбритания – 346,95
8. Артем Сильченко, Россия – 324,80
15. Илья Щуров, Россия – 259,1