Казанда тарихта беренче мәртәбә хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы башланды.
Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогын ачуның рәсми тантанасы алдыннан матбугат конференциясе узды, анда ФИНА Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, ФИНА башкарма директоры Корнель Маркулеску, суга сикерү буенча Бөтенроссия федерациясе вице-президенты, ике тапкыр олимпия чемпионы Дмитрий Саутин, хай-дайвинг-2013 буенча дөнья чемпионы Орландо Дьюк һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.
Сәламләү сүзе белән беренче булып Хулио Маглионе чыкты, ул үз чыгышында Казанның хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
“Казанда булу һәм монда тарихта беренче тапкыр хай-дайвинг буенча Дөнья кубогын уздыру безнең өчен зур мәртәбә. Турнирны оештыручылар гаҗәеп каланча төзегәннәр. ФИНА Барселонада Дөнья чемпионатын уздырды инде, анда хай-дайвинг буенча ярышлар булды, ә хәзер менә Дөнья кубогы барлыкка килде. Дөнья кубогына әзерләнүдә Казан бик зур эш башкарган. Барысы да ФИНА куйган таләпләргә һәм инструцияләргә туры килә. Спортчылар өчен бар яктан да уңайлы шартлар тудырылган, алар хәзер чыгышларга гына әзерләнәләр”, - диде Маглионе журналистларга, хай-дайвингның тора-бара җәйге Олимпия уеннары исемлегенә кертүгә дәгъва кылырга мөмкин булуын билгеләп.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тамашага килүчеләрне Дөнья кубогының башлануы белән котлады һәм бу турнирның 2015 елда узачак су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерләнүнең бер өлеше булуын да ассызыклап китте.
“Барыгызны да хай-дайвинг ярышлары башлану белән котлыйм. Казанның әлеге Дөнья кубогын уздыру хокукын алуы безнең өчен зур дәрәҗә. 2015 елда хай-дайвинг Дөнья чемпионаты программасында булачак. Без тренерлар һәм ярышларда катнашучылар белән дә аралаштык, алар турнирны уздыру урыныннан бик канәгать. Казан Дөнья кубогын уздыруга әзер. Һава шартлары аяк чалмас дип өметләнәм. Бу ярышларны карарга теләүчеләр бик күп, Казаннан гына да түгел, хәтта башка төбәкләрдән һәм илләрдән килүчеләр дә шактый”, – дип ассызыклады Шәйхетдинов.
Дмитрий Саутин һәм Орландо Дьюк, Дөнья кубогының кызыктыргыч тамаша булачагына ышаныч белдереп, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр.
“Беренчедән, Казанда хай-дайвинг буенча Дөнья кубогын үткәрүгә тырышлык күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт әйтәсе килә. Матур сикерүләргә тамаша кылып, ләззәтләнербез дип уйлыйм. Иң мөһиме, имгәнүләр генә булмасын!” – диде ике мәртәбә олимпия чемпионы.
“Мин Казанда Дөнья кубогында булуым белән бик бәхетле. Бу минем хыялым иде, һәм ул тормышка ашты. Монда барысы да сокландыргыч. Ярышлар кызыклы булыр дип ышанам. Әлеге Дөнья кубогын оештыруга үзләреннән өлеш кертүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Сикерүләрдән ләззәт алыгыз!” – диде Дьюк.
Җомга көнне, 8 августта, беренче өч сикерүне ирләр башкара, шимбә көнне хатын-кызлар арасында ярышлар узачак, ә якшәмбе көнне, 10 августта, Дөнья кубогының соңгы финал ярышлары булачак.