Зәйдә Бөтенроссия хоккей турниры башланды

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Бүгеннән Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда яшүсмерләр арасында Бөтенроссия хоккей турниры старт ала. Ул Татарстан Республикасы көне һәм боз сараеның бишьеллыгы уңаеннан оештырыла. Ярышларда Түбән Камадан “ Нефтехим”, Уфадан “ Салават Юлаев”, Нижневартовскидан “ Филин”, Пермьнән “Молот”, Чиләбедән “Трактор”, Оренбургтан “Юниор-Газпром”, Тольяттидан “Лада”, Зәйдән “Яшьлек” командалары көч сынаша. Уеннар исә 24 августка кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International