Бүгенге көндә чемпионатның волонтерлык программасы рекрутинг этабында – 2014 елның 20 ноябреннән Татарстан һәм партнер-төбәкләрдән булган, заявка биргәндә анкеталарын дөрес тутырган кандидатлар сынау сөйләшүләре узалар. Бөтен ил буенча 5000ләп кеше инде үз төбәкләрендә волонтерларны рекрутинглау үзәкләрендә булып, кандидатның тәҗрибәсе, телләр белүе, аның волонтер булырга булган мөмкинлекләре тикшерелгән махсус сөйләшү вакытында бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр инде.
Моннан тыш рекрутерлар кандидатларга төрле волонтерлык юнәлешләренең үзенчәлекләре турында сөйлиләр һәм аларга кайсы юнәлешне сайлауда ярдәм итәләр: нәкъ менә сынау сөйләшүләреннән чыгып – рекрутерның тәкъдимнәрен исәпкә алып билгеләнә кандидатларның кайсы юнәлешкә куелачаклары. Чит дәүләтләрне тәкъдим итүче волонтерларны сынау сөйләшүләрен Skype яки телефон аша дистанцион төстә узу көтә.
Алда әле тагын ике айдан артык рекрутинг вакыты бар, әмма инде чемпионат волонтерының “портреты” хәзер үк ясала башлады – бу инглиз телен аралашу дәрәҗәсендә белүче беренче-икенче курс студенты. Кандидатлар арасында кызлар күбрәк, алар якынча 4:1 исәбендә өстенлек итәләр. Кандидатлар арасында “Юнәлеш волонтеры”, “Тамашачылар белән эш”, “Спорт командасы атташесы”, “Волонтер-аниматор”, “Спорт ярышларын оештру волонтеры” юнәлешләре өстенлек итә.
Сынау сөйләшүләре узган кандидатлар арасында күпчелекнең элек волонтерлык тәҗрибәсе булмаган, әмма 2013 елда узган Универсиададан волонтерлык эшчәнлегенә рухланып калган егет-кызлар икәнен дә әйтергә кирәк. Бу хәл безнең илдә спорт һәм вакыйгалар волонтерлыгына кызыксыну үскәннән-үсә баруны аңлата.
Искәртеп узыйк, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына волонтерларны җәлеп итү, сайлап алу һәм әзерләү программасы 2014 елның мартында башланып киткән иде. Аның беренче этабы булып “Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты турында барын да бел!” мәгълүмати-белем бирү проектын гамәлгә ашыру торды. 2014 елның мартыннан декабрь аена кадәр проектның бөтен Россия күләмендә аудиториясе 75000 кешене колачлады.
Программаның алдагы этабы булып 2014 елның 20 сентябрендә «Volunteers’ Academy» Бөтенроссия белем бирү лагере кысаларында ачылган заявка компаниясе торды. Моннан тыш 11 мәктәптә һәм Балалар иҗатлары үзәкләрендә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән берлектә шәһәр волонтерларын әзерләү программасын гамәлгә ашыра: шәһәрдә чемпионат ярышлары узачак корылмалар тирәләрендә һәм төп туристлык маршрутларында урнашачак махсус станцияләрдә эшләячәк укучылар командалары формалашкан.
Программаның агымдагы кандидатларны сайлап алу буенча булган этабыннан соң волонтерлар командасын өйрәтү этабы башланачак. Аннан соң оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләренә аккредитация уздырылачак, аларга киемнәр биреләчәк һәм алар су спорт төрләре буенча чемпионатта һәм “Мастерс” турнирында үз вазифаларын үтәргә тулысынча әзер булачаклар.