Владимир Леонов спорт федерацияләренә агымдагы елга яңа күрсәтмәләр бирде

2015 елның 27 феврале, җомга

 Бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында, спорт федерацияләренең физик тәрбия һәм спорт үсешендәге эшчәнлеге мәсьәләсе буенча әлеге оешмаларның җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә узды. Агымдагы елга каралган бурычлар турында федерация башлыкларына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов мөрәҗәгать итте. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин катнашты.

Владимир Леонов быел Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылачагын искәртеп узды. Ул шулай ук Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелмасына кандидатлар исемлеге төзелгәнен шәрехләп, Татарстаннан барачак спортчыларны әзерләү буенча программа формалаштырылганын әйтте. Министр быел көзен акробатик рок-н-ролл буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәген билгеләп узды. Бу хакта якын арада карар кабул ителгән. Киләсе елда бадминтон, самбо, дзюдо буенча Ауропа чемпионатлары, юниорлар арасында җиңел атлетика буенча яшүсмерләр чемпионаты көтелә.

Владимир Леонов Татарстанда уза торган төрле спорт ярышлары саны буенча республиканың лидер булуын ассызыклап, ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге 700 дән артык ярышлар үткәрелгәнен, ә тренировкалар, җыеннарны исәпкә алып, барлыгы 3300 чара уздырылганын хәбәр итте.

Бүгенге көндә республикада 135 спорт төре гамәлдә, аларның 48е олимпия, 2се паралимпия спорт төре булып санала, 36 җәйге, 13 кышкы спорт төре бар. Владимир Леонов әйтүенчә, 26 төп спорт төре буенча финаслау күбрәк булуына бәйле рәвештә, аларның эш күрсәткечләре буенча сорау да икеләтә артык булачак. 

Владимир Леонов республикада 24 спорт федерациясенең киләсе елда аккредитациясе тәмамланганын билгеләп үтеп, Россия Спорт министрлыгы тарафыннан аккредитация тәртибенә үзгәрешләр кертелгәнен искәртте. Федерация, гамәлдәге аккредитация срогы тәмамлануга 4 ай кала, документларны тапшырырга тиеш. 

Министр ассызыклаганча, барлык федерацияләргә бу сезонда үз эшенә түбәндәгеләрне кертү киңәш ителә: федерация эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат урын алган сайт булырга тиеш. Тренер-мөгаллимнәрнең квалификациясен күтәрү буенча конкурслар уздыру, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә иң яхшы әзерлек эшен куюга смотр-бәйгеләр үткәрү зарур. В. Леонов билгеләп үткәнчә, әйдәп баручы спортчылар белән берлектә, меценатлыкка да игътибар бирелергә тиеш. Балалар йортларына бару кирәк, яшүсмер спортчылар белән даими очрашулар үткәрү мөһим. 
Владимир Леонов иң яхшы тренерларны матди яктан стимуллаштыруга, спорт мәктәпләренең матди-техник базасын ныгытуга, спорт инвентаре белән җиһазландыруга игътибар юнәлтүгә басым ясады.

Владимир Леонов спорт ярышлары үткәрү турында, ким дигәндә, 2 ай алдан документларны рәсмиләштерүне сорады. Бу ярышларда катнашучылар мөмкин кадәр күбрәк булсын һәм чаралар сыйфатлы төстә узсын өчен кирәк, ди ул. “Без бит муниципалитетлар белән эшлибез, аларга әзерләнү өчен вакыт җитәрлек булырга тиеш, шуңа күрә бу бик мөһим”, - дип ассызыклады ул.

Очрашуда күтәрелгән сорауларның тагын берсе муниципаль берәмлекләрнең балалар, яшүсмерләр арасында ярышларны дәрестән тыш чорда, каникуллар вакытында үткәрү үтенеченә кагылышлы булды. Бу укучыларга йөкләмәне киметүгә дә, ярышларны тамаша кылучыларның да күбрәк булуына йогынты ясар иде. 

Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, федерацияләр эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе – гомумроссия, халыкара спорт федерацияләре белән үзара багланышларны көчәйтү. Шулай ук үзебезнең судьялар корпусын әзерләү дә әһәмияткә ия. “Судьялар корпусы актуаль проблемаларның берсе булып тора. Безгә үз кадрларыбызны үстерергә кирәк. Тиешле категорияле судьялар булмагач, спортчыларыбыз спорт разрядларын ала алмый. Спортның уен төрләре буенча шулкадәр командага һәм индивидуаль спорт төрләре буенча көчле спортчыларга ия була торып, Россия, Ауропа һәм дөнья чемпионатларында үзебезнең югары квалификацияле судьяларыбыз вәкиллеге булырга тиеш. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты якынлашып килә, кызганычка каршы, Татарстанны тәкъдим итүче судьялар бригадасы әле ахыргача формалашып бетмәгән”, - дип ассызыклады ул.

Министр федерация вәкилләренә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашуда мөмкин кадәр ачык булырга киңәш итте. “Татарстанда туып үскән югары үрләргә ирешкән спортчылар, аларны әзерләгән тренерлар турында киңкүләм сөйләргә кирәк. Көндәшлек югары булганлыктан, үз-үзеңне таныту, сәләтеңне күрсәтү өчен, тимер нервлар, үҗәтлек, тырышлык кирәк, шуңа күрә бу мәсьәләдә активлык сорала. Спорт чаралары да сирәк анонслана. Күп кенә ярышлар бушлай оештырыла, тамашачыларның кызыксынуы арттыру өчен, алдан хәбәр таратырга кирәк”, - диде ул.
Министр спорт үсешенә республика җитәкчелеге, Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да җитди теләктәшлек булуын билгеләп узды.

“Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез”, - дип мөрәҗәгать итте министр аудиториягә. Аның сүзләренчә, ел азагында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча спорт федерацияләре арасында кем лидер булачагы билгеләнәчәк.

Киңәшмә азагында федерация җитәкчеләренә РФ Президенты Владимир Путинның “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” истәлек медальләре тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International