ДЧ-2015 “Тере су” иҗат бәйгесе темасы булды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
15 апрельдә Казанда су спорт төрләре буенча ФИНА Дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калуны билгеләп узачаклар. 20 февральдә башланган һәм Казан МББК, 1 нче сәнгать мәктәбе һәм “Әкият” курчак театры булышлыгы белән уздырылучы “Тере су” иҗади бәйгесенә йомгак ясау да шушы датага туры китереләчәк. Бәйгедә 12-16 яшьлек балалар – ТР сәнгать мәктәпләре укучылары катнашты. Тема – алда торган Чемпионат.

Бәйгедә катнашучыларның эшләре 1 нче сәнгать мәктәбендә “рәсем”, “графика”, “декоратив-гамәли сәнгать”, “плакат”, “скульптура” кебек 5 номинациядә кабул ителә. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр категориядә 3 әр иң яхшы эш сайлап алыначак. Беренче урынны алучы эшләр авторлары ДЧ-2015 ярышларына билетлар белән бүләкләнәчәкләр. Калган катнашучыларга истәлекле сувенирлар һәм сертификатлар тапшырылачак. Катнашучыларның эшләреннән күргәзмә 19 апрельдә МЕГАда ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International