Тантана Роскосмос космонавтлары Александр Самокутяев белән Елена Серова һәм НАСА астронавты Барри Уилмор составындагы ХКСгә 41/42-нче озак вакытлы экспедиция экипажын тантаналы каршылау кысаларында оештырылды.
Алар космик очышка узган елның 25 нче сентябрендә киткәннәр иде, ә 12 мартта экипаж уңышлы төстә Җиргә әйләнеп кайтты. Тернәкләнү чорын узганнан соң экспедициядә катнашучылар Йолдыз шәһәрчегендә кабат очраштылар.
Александр Самокутяев үз рәхмәтләрен очышны әзерләүчеләр һәм тәэмин итүчеләр адресына юллады. Космонавт Халыкара космик станция бортындагы эшчәнлек турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Аннан соң Александр Самокутяев су тутырылган капсуланы ДЧ-2015 илчесе Эльмира Кәлимуллинага тапшырды. ХКС- 41/42 экипажы белән берлектә әлеге капсула ХКС орбитасында 167 тәүлек булды. 5 гыйнварда, ДЧ-2015 башланып китәргә 200 көн калганда космонавтлар станция бортыннан чемпионатта катнашачак кешеләргә һәм тамашачыларга сәлам юллаганнар иде.
Эльмира Кәлимуллина космонавтларга Чемпионатны оештыручылар исеменнән рәхмәт әйтте. Федераль космик агентлык һәм Космонавтларны әзерләү үзәге вәкилләреннән кала залда тагын ике тапкыр Советлар Союзы герое, СССРның очучы-космонавты Алексей Архипович Леонов һәм ике тапкыр Советлар Союзы герое, СССРның очучы-космонавты Борис Валентинович Волынов та бар иде – алар коллегаларын “космик командировка”ларының уңышлы тәмамлануы белән котладылар.
Чемпионат символын казанлылар 19 апрельдә күрә алачаклар. Капсула 19 апрельдә МЕГА Сәүдә үзәгендә киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылачак.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте