Автомобильләр “Казан Арена” стадионы янына килеп туктауга, спорт министры беренче йөрештән алган хисләре белән уртаклашты. “Чемпионат партнеры булган “АВТОВАЗ” компаниясе 200ләп автомобиль бирә. Машиналар бик уңайлы, пассажирларга аларда бик уңайлы булачагына шигем юк”, - диде Владимир Леонов. Сәламләү сүзләреннән соң ул төп темага – ДЧ-2015кә гомуми әзерлеккә күчте. “Хәзер без 85-90 процентка әзер дип әйтә алам. Бөтен корылмалар һәм барлык инфраструктура тулысынча июнь аена әзер булачак, - диде ул. – Әзерлекнең операцион өлешенә - логистика, персонал, волонтерлар белән бәйле өлешенә килгәндә, халыкара ярышларны оештыруда зур тәҗрибәсе булган Дирекция сакланып калганлыктан, безнең мирас бик яхшы диясе килә, - дип йомгаклады сүзен министр.
Владимир Леонов журналистлар өчен хәзерге көндә вакытлы гөмбәз ясау эшләре алып барыла торган “Казан Арена” стадионы буйлап зур булмаган экскурсия оештырды. Корылманың 70 проценты эшләнгән инде. “Казан Арена” – булачак чемпионатның “йөрәге”. Бу безнең илдәге иң яхшы спорт корылмаларының берсе, безнең горурлыгыбыз. Тиздән ул иң яхшы йөзүчеләр һәм синхрончыларның ярышлары өчен аренага әйләнәчәк. Инде хәзер үк барысы да бик матур булачагы күренә. Апрель ахырына кадәр биредә түбә, вакытлы трибуналар, араталар барлыкка киләчәк, һәм без тирәнлекләре 2,2 һәм 3 метр булган 50шәр метрлы ике бассейн ясау эшенә керешәбез. Ярышлар вакытында трибуналар гомуми алганда 12 меңләп кешене сыйдыра алачаклар. Без корылманың барлык инфраструктурасын файдаланачакбыз: биредә туклану, транспорт, судьялар эшчәнлеге һәм башка системаларны оештыру өчен мөмкинлекләр бар. Һәм әлбәттә инде “Казан Арена”, Су полосы өчен арена, Су спорт төрләре сарае һәм ФИНА паркының бер кластерда урнашачагы безнең өчен бик уңай”, - диде Леонов.
15 нче апрель чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналары, “Пилигрим” шоуына билетлар сата башлау өчен вакытны киредән санау ноктасына да әйләнде. Шоуның сценариен Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм куючы режиссер Алексей Сеченов җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшләгән. Ул реаль вакыйгаларга нигезләнгән – тамашаның төп геройлары үз юлларын сайлый белгән кешеләр. “Пилигрим” шоуы чемпионатның мәдәни программасына кертеләчәк һәм ачылыш тантанасыннан соң 8 көн дәвамында көн саен күрсәтеләчәк. Ачылыш тантанасыннан аермалы ягы бары тик рәсми өлешнең төшеп калуында гына булачак.
Лицензияләнгән продукцияне сата башлауга да старт бирелде. Беренчеләрдән булып үз ишекләрен Казан үзәгендәге – Островский урамындагы “ХороShow” флагман кибете ачты. Алга таба рәсми лицензияле продукция kazan2015.com сайтында һәм Чемпионатның 10 рәсми фирма кибетләрендә, Казан аэропортында һәм Татарстан Республикасының ваклап сату челтәре кибетләрендә сатылачак. Лицензияләнгән программада барлыгы илнең лицензияле продукциясен җитештерүче 20 иң көчле җитештерүчедән торган команда көтелә. Алар арасында инде «Гознак» ФДУП, «Голограммы - защитные технологии» ҖЧҖ, «Торговый дом Материк» ҖЧҖ, «Информационные технологии бизнеса» ҖЧҖ, «Казанская сувенирная продукция» ҖЧҖ, «Ювелирное Предприятие «Алмаз» ҖЧҖ, «Лыткаринский завод оптического стекла» ААҖ, «Интеграл» ҖЧҖ, «Статус-А» ҖЧҖ, «Русские сувениры» ҖЧҖ, «МегаЛайн» ҖЧҖ, «ЮВЕНКО ИНВЕСТ» ҖЧҖ, «Компания Инфо-Сити» ҖЧҖ бар.
“Хәзерге көндә чемпионат тамгасы төшерелгән 30лап төр әйбер алырга була. Бу әле аз өлеше генә – барлыгы 100ләп төр әйбер булырга тиеш. Калганнар сатуга җитештерү барышында чыгарып барылачак. Хәзергә сатуда вак сувенирлар, чынаяклар җыелмалары, баш киемнәре, ручкалар, шарлар һәм фонарьлар”, - диде Михаил Зотов.
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” респблика интеллектуаль уены финалы да ДЧ-2015 башланырга 100 көн калуга багышланган иде. “Әкият” курак театры бинасында узган уенда бирелгән сорауларның бер бүлеге булачак су мундиаленә багышланган иде.
Бәйрәм уңаеннан ДЧ-2015 илчеләре сафлары да артты. Илче дәрәҗәсе җырчы Егор Крид һәм күренекле комик Тимур Батрутдиновка бирелде. Илче шарфлары аларга 19 апрельдә МЕГА сәүдә үзәгендә узачак бәйрәмдә, төп сәхнәдә тапшырылачак. Моннан тыш МЕГАда ДЧ-2015 символы – Казансу суы тутырылган капсула да җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителәчәк. 2014 елның сентябрендә әлеге капсула Халыкара космик станциягә җибәрелеп, анда 167 тәүлек булып кайтты. Чемпионат капсуласы куелган экспозицияне ачу тантанасында Чемпионатның тагын бер илчесе – космонавт, символны үз бортында ХКСгә китергән корабль командиры Александр Самокутяев та катнашачак.
Бәйрәмдә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены җиңүчеләрен һәм Казан иҗат мәктәпләренең “Тере су” бәйгесендә катнашкан укучыларын да бүләкләячәкләр. Аларның эшләре МЕГАда 19 апрельдән 1 майга кадәр торачак.