ЧЕМПИОНАТНЫҢ АЧЫЛЫШ ҺӘМ ЯБЫЛУ ТАНТАНАЛАРЫНА, “ПИЛИГРИМ” ШОУЫНА БЕРЕНЧЕ КӨННЕ ҮК 5000ЛӘП БИЛЕТ САТЫЛГАН

2015 елның 17 апреле, җомга

ФИНА дөнья чемпионатларының ачылыш тантаналары беркетмәле чаралар булып тора: алар Чемпионатта катнашучылар – спортчылар, “ФИНА гаиләсе”, ФИНА һәм Чемпионат партнерлары, ФИНА составына керүче милли федерацияләр, Чемпионатны оештыручылар өчен оештырыла.

Ачылыш тантанасының расланган концепциясен исәпкә алып, Казанда аны уздыру өчен “Татнефть Арена” Боз сарае сайлап алынган. “Бу Дөнья чемпионатында катнашмаучы тамашачылар өчен берникадәр урыннар калдырырга мөмкинлек бирде. Әмма, ачылыш тантанасын карарга теләүчеләр бик күп булганлыктан,  тамашачылар өчен калдырылган әлеге урыннарга гына бар кешене дә сыйдырып булмый. Шуңа күрә без ачылыш тантанасының төп өлешен казанлылар һәм шәһәр кунакларына кабатлап күрсәтү тәкъдимен җиткердек, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады”, - диде “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров.

Шулай итеп, республика халкы һәм кунаклары өчен беренче тапкыр махсус рәвештә ачылыш тантанасы шоуы 8 көн дәвамында кабатлап күрсәтеләчәк. Казанда 26 июльдән 2 августка кадәр көн саен кабатланачак “Пилигрим” шоуының ачылыш тантанасыннан аермасы бары тик төрле илләрнең флагларын чыгару һәм сәламләү сүзләренең булмавында гына.  

Тантана сценариеның халык артисты Игорь Крутой һәм куючы режиссер Алексей Сеченов җитәкчелегендәге иҗат төркеме тарафыннан эшләнгәнен дә искәртеп үтик.

Спектакль гап-гади тоелган “су” сүзе артына яшеренгән тирән мәгънәләрнең берсен ача: су – башлангыч, чыганак. Җир йөзендәге иң изге урын – тормышның, акылның, мәңгелек яшьлекнең серле чыганагы. Яшәү бишеге кайда гына булмасын, ул мәңгегә хаклыкка, тормышның иң мөһим мәсьәләләрен чишүгә ачкыч булып калачак.

Чыганакка бару юлы – мөмкин булган сәяхәтләрнең иң кыены, һәр адым баручыны юлның максатына якынайтуга гына түгел, әгәр дә юлның дәвамы шуны таләп итә икән, аңа үз-үзен яхшырак аңларга һәм үзгәрергә мөмкинлек бирүгә дә омтыла. Бу спектакль тормышларының төрле чорларында үз-үзләренә “Мин кем?” һәм “Мин ник яшим?” дигән төп сорауларга җавап бирә алган кешеләр турында. Ирешә алмастай тоелган зирәклек якында гына булып чыга, һәм кеше аңа үз гамәлләреннән һәм уйларыннан түшәлгән юл буйлап бара.

Спектакльнең сценарие чын вакыйгаларга нигезләнгән – тамашаның төп геройлары үз урыннарын таба алган кешеләр. Шоуның һәр күренешендә аларга хәлиткеч карарлар кабул итәргә, үткәннәренә бәя биреп, киләчәккә курыкмыйча карарга туры килә. Батырлык, бер-береңнең хәленә керә белү, яңа үрләргә омтылу – кешенең үзен әйләндереп алган дөньяны үзгәртә алуын чын кешеләр мисалында күрәчәкбез.

Сәяхәтнең иң мөһим катнашучылары исә тамашаны караучылар булачак.  Шоуның һәр күренеше, томыш чыганагына метафоралар юлының һәр адымы аудиториягә һәм һәр аерым тамашачыга бәйле булачак.

Спектакльнең төп декорациясе булып төрле тирәнлектәге бассейннар каскады тора. Артистлар һәм корылмалар су астына кереп һәм аннан калкып чыгып, онытылмаслык күренешләр тудырачаклар. 150 куб метр күләмле тирән бассейнда синхрон йөзү буенча артист-осталар эшләячәк. Һава киңлеге исә цирк артистларыныкы, сцена өслеге – балет артистларыныкы булачак.

Вакыйгалар, тамашаны тыгыз һәм онытылмаслык итеп, мөмкин булган барлык яссылыкларда үсәчәк – һәр тамашачы, шулай ук тамашаны телевизор аша караучы һәркем шоуга кереп китеп, анда “яшәп” алачак.

2 сәгать тә 30 минут барачак ачылыш тантанасы федераль каналларның берсендә туры эфирда ФИНА паркында да трансляцияләнәчәк. Ачылыш тантанасының телеаудиториясе биниһая зур – телетрансляция 200 илгә гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International