ДЧ-2015не Сочидагы Sportaccord конвенциясендә тәкъдим иттеләр

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Казан – зур мөмкинлекләр шәһәре. Спорт проектлары дирекциясе җитәкчеләре Сочиның Экспоүзәгендә 19 апрельдән 24енә кадәр узган Спорт Аккорд халыкара күргәзмәсендә Россиянең спорт башкаласын әнә шулай тәкъдим иттеләр. Конвенциядә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров, аның урынбасары Михаил Зотов һәм Дирекциянең генераль секретаре Ранко Тепавчевич катнаша. Соңгысы бүген кич 5 меңләп делегат катнашкан чарада доклад белән чыгыш ясады. Делегатлар арасында 92 халыкара спорт федерациясе җитәкчеләре һәм вәкилләре, Халыкара олимпия комитеты вәкилләре һәм башка спорт оешмалары вәкилләре бар иде.

“Барыннан да элек сезгә Татарстан Республикасы, Казан шәһәре халкыннан зур һәм дуслрча сәлам җиткерәсе һәм шундый әһәмиятле спорт форумында чыгыш ясау мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйтәсе килә”, - дип мөрәҗәгать итте Ранко Тепавчевич конвенциядә катнашучыларга. Ул Казан турында спорт шәһәре буларак һәм аның Россиянең спорт башкаласы исемен йөртүе турында сөйләде.

 «Олимпия уеннарының һәм зур халыкара ярышларның  күп кенә чемпионнары нәкъ менә биредә яши. Казан спортның төрле төрләрендә, шул исәптән спортның төп команда төрләре буенча җиңүләр саны буенча да лидерларның берсе”, - диде ул һәм соңгы елларда Казанда халыкара таләпләргә тулысынча җавап бирүче һәм теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәрдәй  югары техникалы спорт корылмалары төзелгәнлеген ассызыклады. Моннан тыш шәһәр югары үсештәге транспорт һәм кунакханәләр инфраструктурасына һәм бай туристлык потенциалына ия.   

Дирекциянең генераль секретаре Казан соңгы елларда кабул иткән ярышлар һәм якын арада кабул итәчәк ярышлар турында да сөйләде, Казанның чараларны төгәл оештыруы нәтиҗәсендә зур халыкара бәйгеләрдә (SportAccord, International Sports Event Management Awards-2013 (ISEM) җиңеп чыгуын ассызыклады.

Ранко Тепавчевич үз докладында башланырына инде 100 көннән азрак вакыт калып баручы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына аерым игътибар юнәлтте. “Популярлыгы ягыннан бу турнирны бары тик  Олимпия уеннары, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты гына узып китә. Бу вакыйга бик зур телеаудитория җыячак – тамашачылар саны 4-5 миллиард булыр дип көтелә. Чемпионат Россия биләмәсендә беренче тапкыр уздырыла. Бу безнең өчен бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык”, - диде ул.

Тепавчевич бу ярышларның үзенчәлекле булуы турында да искәртте: беренчедән, су спорт төрләре буенча төп чемпионат ФИНА тарихында беренче тапкыр “Мастерс” категориясендәге чемпионат белән бер үк вакытта узачак. Икенчедән, йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар хәзерге вакытта 50 шәр метрлы ике вакытлы бассейн төзелеп ятучы  “Казан Арена” футбол стадионында узачак. Катнашучылар саны да рекордлы – 200ләп илдән 2500ләп спортчы һәм 1800 рәсми зат.  

Ярышлар спортның 6 төре буенча узачак. “Чемпионатлар уздырылган чорда кунаклар мәдәни программаны карап та хозурлана алачаклар. Иң зур күңел ачу мәйданы булып ФИНА паркы торачак, анда Россия һәм Татарстан мәдәниятләренең барлык төрлелеге тәкъдим ителәчәк”, - диде Дирекциянең генераль секретаре. Моннан тыш булачак чемпионатның мәдәни программасы кысаларында 5 августтан 10ысына кадәр FICTS спорт киносы һәм телевидение чемпионатының 33 нче дөнья финалы да узачак.

Спорт киносы һәм телевидение халыкара федерациясе тарихында беренче тапкыр финал Миланда түгел, ә Казанда узачак. Конкурс комиссиясенең уңай карар чыгаруына Татарстанның зур халыкара форумнар оештырудагы бай тәҗрибәсе йогынты ясаган. Ранко Тепавчевич Чемпионат мирасы программасына да тукталды, Татарстан мәктәпләрендә узучы “ДЧ-2015 дәресе” проекты, шулай ук ярышлардан соң гамәлгә ашырылачак һәм халыкның йөзүгә, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксынуын арттырачак “Плавание для всех” комплекслы программасы турында сөйләде,

Конвенциядә катнашу кысаларында Дирекция вәкилләре Азат Кадыйров җитәкчелегендә эшлекле очрашулар да уздырдылар – аерым алганда, экстремаль спорт халыкара фестивале вәкилләре, 2018 FIFA World Cup Coca-Cola проекты генераль директоры Микаэль Винэ, шулай ук конвенциягә килгән британия делегациясе  вәкилләре белән очраштылар алар.  

Күргәзмә эше барышында Спорт Аккорд мәйданчыгында Су спорт төрләре буенча Казанда узачак 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер”Бөтенроссия комплексы стендлары эшләп торды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International