Казанның "Зенит" командасы «Белогорье»ны җиңеп, җиденче тапкыр Россия чемпионы булды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Кичә плей-оффның дүртенче матчында Казанның "Зенит" командасы «Белогорье»ны җиңеп, җиденче тапкыр Россия чемпионы булды.

Искәртеп узабыз: беренче матчта Владимир Алекно шәкертләре Белгород командасына оттырды. Мәгълүм булганча, Россия чемпионы титулын раслар өчен, Казан командасына тагын бер матчта җиңү кирәк иде.

Очрашу нәтиҗәсе тай-брейкта хәл ителде. 15:8 - һәм "Зенит" Россиянең җиденче тапкыр чемпионы!

«Зенит-Казан» – «Белогорье» – 3:2 (28:26, 25:20, 20:25, 18:25, 15:8).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International