11 май көнне узачак Казан җиңел атлетика марафонында катнашу өчен 2 меңгә якын гариза бирелгән. Бу хакта оештыручылар "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Чара кысаларында марафон узышы буенча Россия чемпионаты үтәчәк, ул дөнья чемпионатына сайлап алу булачак. Аңа сайланып алу өчен ир-ат һәм хатын-кызларга марафон дистанциясен 2 сәгать 18 минут һәм 2 сәгать 44 минуттан да артыграк булмаган нәтиҗә белән йөгерү зарур. Шулай ук Казан марафоны кысаларында 23 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында ил беренчелеге дә уза.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин сөйләгәнчә, соңгы тапкыр Казан марафоны 2004 елда үткәрелгән. Чарада катнашучылар 42 чакрым 195 метрлы марафон һәм 21,1 км лы ярыммарафон дистанциясен уза ала. Шулай ук 5 чакрымга йөгерү һәм коляскалы спортчылар өчен дә ярыш ниятләнә.
Казан марафонынды 3-5 мең кеше катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә 94 шәһәр, 4 ил, шул исәптән илнең 30 субъектыннан 2 меңгә якын кеше теркәлгән инде. Өстәвенә, теркәлүчеләрнең 34 проценты - хатын-кызлар. Казан марафонын оештыручы Вадим Янгиров сүзләренчә, марафон дистанциясендә 18 яшьтән, ярыммарафон дистанциясендә 16 яшьтән узганнар катнаша ала. Ә 5 чакрымлы ярышта - 8 яшьтән узучылар. Узышларда катнашырга теләгән һәркем терапевт биргән дистанциягә йөгерә алуы турындагы белешмәне тәкъдим итәргә тиеш.
Катнашучыларны теркәү www.kazanmarathon.org сайтында үткрелә һәм 8 май киченә кадәр дәвам итә. Сайтта теркәлү өчен форма тутыру зарур, аннары аңа старт номеры бирелә. 9 яки 10нчы май көнне Kazan-Arenaда узучы экспо-күргәзмәдә катнашучының старт пакетын алырга кирәк. Анда Казан марафоны футболкасы, ркзак, шәхси хронометраж өчен чиплы күкрәк саны, шулай ук оештыручылар һәм чараның партнерларыннан сюрпризлар була. Моннан тыш, финишта, нәтиҗә һәм дистанциягә карамастан, һәр катнашучы Казан марафонының истәлек медален алачак. Шулай ук ярышлар тәмамлангач, чара сайтындагы шәхси кабинетына һәр катнашучының фотосурәтләре һәм финиш видеосы җибәрелә.
Вадим Янгиров искәрткәнчә, 9 яки 10нчы май көнне экспо-күргәзмәдә дә теркәлергә була. Әмма катнашучлар санына лимит бар, шуңа да урын җитмәскә мөмкин. Марафон узачак 11 май көнне теркәлеп булмый. 5 чакрымлы узышта катнашу өчен старт взносы - 200 сум, ярыммарафон һәм марафонда 500 сумны тәшкил итә. Старт взносыннан укучылар һәм студентлар, шулай ук пенсионерлар азат ителә, дип ассызыклады Вадим Янгиров.
Марафонда катнашучылар Kazan-Arena стадины яныннан йөгерә башлый. Аннары алар Сибгат Хаким урамы, Миллниум күперен, Ершов, К.Маркс урамнарыннан уза. "Казан" Милли-мәдәни үзәгенә кадәр яр буеннан йөгерә, аннары Ленин дамбасына чыгып, "Казан" гаилә үзәген әйләнеп уза һәм Kazan-Arena стадионы янында туктый. Трассаның озынлыгы - 21,1 чакрым. Марафончылар 2 әйләнә йөгерергә тиеш.