Казанда милли җыелмалар арасында су полосы буенча турнир узачак

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Планетаның су полосы буенча әйдәп баручы ир-атлар милли командалары квартеты Казанда 12 июньнән 14 июньгә кадәр күзгә-күз очрашу барышында иң көчлеләрне ачыклаячак. Су полосы буенча турнир Татарстан башкаласының Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерү юлында тагын бер тест булып торачак.

Планетаның иң көчле милли командалары көрәшендә 4 җыелма катнашачак. Ярышларның хуҗасы булган Россиядән кала су полосын яратучылар Испания, Кытай һәм Грузиядән булган әйдәп баручы спортчыларның уеннарын карап та ләззәтләнә алачак. Матчлар “Буревестник” ЯЙБ узачаклар. Әлеге бассейн август аенда “Мастерс” турниры кысаларында да шундый ук ярышларны кабул итәчәк.  

Халыкара турнирда карнашучылар Казанга 11 июньдә киләчәкләр, уеннар тәмамланганнан соң икенче көнне китәчәкләр. Әйдәп баручы милли җыелмалар квартетларының күзгә-күз очрашуларына 4 нейтраль арбитр хезмәт күрсәтәчәк, аларга 10 җирле судья ярдәм итәчәк.

Уеннар расписаниесе:

12 июнь

18.00 - Испания - Кытай

19.30 - Россия - Грузия

13 июнь

16.00 - Грузия - Испания

17.30 - Россия - Кытай

14 июнь

11.00 - Кытай - Грузия

12.30 - Россия – Испания

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International