Бүген Казан Кремлендo "Динамо-Казан" чирәмдә хоккей командасын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке
эшләр министры Артем Хохорин һәм башкалар катнашты.
Искәртәбез, үткән атнада "Динамо-Казань" командасы чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионы титулын 12 мәртәбә яулады. Шулай ук быел беренче мәртәбә БДБ Кубогына чемпионат уздырылды, Казани спортчылары анда да җиңү яулады.
Рөстәм Миңнеханов чемпионнарны котлады һәм Татарстанда бу спортны үстерү эшен игътибар белән күзәтүен әйтте. "Сезнең җанатарларыгыз күп. Бу чирәмдә хоккей уенының популярлыгын раслый. Безнең күрсәткечләр буенча 1000нән артык кеше бу спорт төре белән актив шөгыльләнә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, "Динамо-Казан" җиңүе – Татарстан спортчыларының гомуми казанышларына чираттагы өлеш, шуңа күрә Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атап була. "Спорт башкаласы исеме спорт корылмаларының күплеген генә түгел, ә беренче чиратта нәтиҗәләр турында да белдерә. Бүген без бу нәтиҗәләр белән мактана алабыз", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерлар штабына республика данын еракларга таратканнары өчен һәм Россия спортына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, бу уртак җиңү, ул – команданың, спонсорларның һәм Татарстан Республикасы Чирәмдә хоккей федерациясенең тырыш хезмәте һәм бердәмлеге нәтиҗәсе. "Бездә Чирәмдә хоккей үзәге бар, ул Россиядә генә түгел, Европада иң яхшылардан санала. Болар бар да – җиңү рухы һәм спонсор ярдәме – мондый бурычларны хәл итәрлек бердәм команда формалаштыра", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары клуб коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын, шулай ук 5 млн. сумлык бүләкләү сертификаты тапшырдылар.
Җавап сүзендә "Динамо-Казан" командасының баш тренеры Араик Маргарян республика җитәкчелегенә үзләренә карата күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул Рөстәм Миңнехановка чемпион медале, чирәмдә хоккей өчен кәшәкә һәм истәлекле фотоальбом бүләк итте.