ДЧ-2015 кә Казанда яңа кунакханә ачтылар

2015 елның 12 июне, җомга

Ул 167 бүлмәле. Су спорт төрләре буеча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты вакытында биредә төп телетапшырулар әзерләүчеләр партнерлары һәм хезмәткәрләре яшәячәк.

 “Ногай” кунакханәсе Казан үзәгендә – тарихи Матбугат йорты бинасында урнашкан.  Бу бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы булып тора. Ерак түгел генә Казан Кремле һәм Бауман урамы. Бу исә кунакханә комплексына транспорт һәм экскурсия программасы ягыннан өстенлекләр бирә.

 “Ногай” кунакханәсе төп тапшырулар әзерләү компанияләре вәкилләрен урнаштыру өчен каралган. Бик яхшы һәм сыйфатлы кунакханә. Вәгъдәләрендә торып, кунакханәнең беренче өлеше эшен вакытында башлап җибәргәннәре өчен милекчеләргә зур рәхмәт. Тиз көннәрдә икенче өлешен дә эшкә кертеп җибәрергә тиешләр. 1 нче июльгә Казанга килгән телетапшырулар әзерләүчеләр уңайлы шартларда яшәрләр дип ышанырга була. Сервис иң югары дәрәҗәдә күрсәтеләчәк”, - диде номерларны караганнан соң “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров.

Азат Кадыйров үзенең урынбасары Азат Галиәхмәтов белән берлектә номерлар һәм матбугат конференцияләре өчен бүлмәләрне шәхсән карап чыкты. Кунакларга уңайлы булсын өчен киңәшмә бүлмәләрен икене җиһазлаганнар. Шулай ук “Ногай”да балалар бүлмәсе, 2 ресторан бар, 270 урынга исәпләнгән паркинг каралган.  

 “Бик иркен бүлмәләр, яхшы бизәлеш. Кунакларны җылы кабул итәчәкләр”, - диде Азат Кадыйров.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International