Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты корылмаларын карап чыкты.
Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров, Республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, подрядчы оешмалар җитәкчеләре озатып йөрде.
Тикшерү йөрешенең беренче пункты Игенчеләр сарае каршындагы Казансу яр буе мәйданы иде. Чемпионат вакытында биредә хай-дайвинг өчен каланча урнаштырылачак. Вакытлы корылманы урнаштыру буенча эшләр башланган инде.
Рөстәм Миңнеханов су төбен тирәнәйтү эшләре барышы белән танышты, подрядчы оешма вәкиле белән сөйләште. Рөстәм Миңнехановка ачык суда йөзәчәк йөзүчеләрнең маршрутын да тәкъдим иттеләр.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы якындагы биләмәне төзекләндерүгә зур игътибар бирергә кушты. Бәйрәм узганнан соң яр буе зонасы шәһәрлеләрнең иң төп ял итү урыны булачак диде ул.
Алга таба ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Казан” Гаилә үзәге янындагы биләмәне карады. Биредә ул ял итеп йөрү зонасын төзекләндерү эшләрен төгәлләргә, газоннарны һәм җәяүлеләр юлларын тәртипкә китерергә кушты. Аннан соң тикшерү төркеме әгъзалары ДЧ-2015 ярышлары узачак корылмаларның төп кластерына кергән Су спорт төрләре сараенда булдылар.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Су спорт төрләре сарае янында урнашкан су полосы буенча ярышлар уздырылачак вакытлы арена төзелеше барышы белән танышты. Корылма составына вакытлы бассейн һәм тамашачылар өчен трибуналар керәчәк. Подрядчы сүзләренә караганда, бассейнны урнаштыру эшләре белән Италиядән килгән белгечләр төркеме шөгыльләнә, ә калган инфраструктураны Татарстан төзүчеләре ясый. Рөстәм Миңнеханов корылманы ярышлардан соң да файдаланып булачагын билгеләп узды. Ул бу юнәлештә тиешле эшләр башкарырга һәм су полосы өчен аренаны даими нигездә эшли торган итеп калдырырга кушты.
“Казан Арена” стадионын карау тикшерү йөрешенең йомгаклау этабы булды. Керү ишеге янындагы мәйданчыкта ФИНА Паркы оештырылачак. Биредә татар милли эшләнмәләре сата торган урыннар, сувенирлар сата торган нокталар, Чемпионатның партнер-компанияләренең күргәзмәләре урнашачак, телевизион трансляцияләр өчен каралган зона һәм балалар уен паркы эшләячәк.