Су полосы буенча халыкара турнирның беренче көне нәтиҗәләре

2015 елның 12 июне, җомга

Казанда су полосы буенча халыкара турнир башланып китте. Өч көн дәвамында Россия, Кытай, Испаня, Грузия милли җыелмалары квартеты әйләнә системасы буенча күзгә-күз көрәштә иң көчлене ачыклаячаклар. Ярышлар “Буревестник” бассейнында уза.

Турнирны һәм ярышлар программасын ачып җибәрү бәхете Кытай һәм Испания командаларына елмайды. Белгечләр өчен азиат командасы табышмак булып кала килде, ник дигәндә, аңлаешлы сәбәпләр аркасында кытайлылар Европа беренчелегендә катнашмыйлар һәм Иске дөнья коллективлары белән сирәгрәк очрашалар. Испанлылар исә башка мәсьәлә. Пиреней ярымутравы вәкилләрен стартка кадр үк, составында югалтулар булуына да карамастан, ярышлар фаворитларының берсе дип билгеләделәр.

Статусларын испанлылар инде старт чирегендә, Хави Гарсия якын көрәштә кытайлы киперны узганнан соң ук раслый башладылар. Икенче кисәк стартында исә партнеры уңышын Роджер Тахул күтәреп алды. Әмма бик тиздән көндәшләр дә нольне бергә әйләндереп куйдылар – Ли тупны пенальтидан бик төгәл кертте. Әмма азиатлар моның белән көндәшләрен ярсытып кына җибәрделәр. Зур тәнәфескә кадәр европалылар матчны интригадан мәхрүм иттеләр – исәп 5:1 булды.

Матчның икенче яртысында испанлылар башлаган эшләрен уңышлы төстә ахырына җиткерделәр. Финишта европалыларның көчләре кими башлау Кытайга исәпне мондый дәрәҗәдәге халыкара турнирлар өчен матур һәм кабул ителерлек санга - 11:7 дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек тудырды анысы.

Испания – Кытай – 11:7 (1:0, 4:1, 3:2, 3:4)

Голлар: Хави Гарсия (1:0), Роджер Тахул (2:0), Ли Ли – пенальтидан (2:1), Блаи Маларах (3:1), Фран Фернандез (4:1), Фран Фернандез – пенальтидан (5:1), Блаи Маларах (6:1), Виктор Гутьерез (7:1), Лианг Нианксианг (7:2), Ху Жаньджин (7:3), Серхи Нора – пенальтидан (8:3), Серхи Нора (9:3), Ху Жаньджин (9:4), Блаи Маларах – пенальтидан (10:4), Ша Ши (10:5), Гу Лианг (10:6), Серхи Нора (11:6), Лу Венху (11:7).

 “Мин нәтиҗәдән канәгать. Стартта җиңү безгә алга оптимистик рухта карарга һәм хәлиткеч матчларга яхшы кәеф белән килергә мөмкинлек бирә. Әйе, соңгы чиректә без берникадәр арып киттек һәм көндәшләрнең һөҗүмнәрен кире кагып өлгерә алмый башладык, әмма безнең хаталарны төзәтергә вакыт бар әле. Иң мөһиме – без җиңдек”, - диде җиңү матчыннан соң Испания җыелмасының баш тренеры Анхель Луис Андрео.

Ил өчен мөһим бәйрәм көненең икенче яртысында Россия җыелмасы Грузиядән булган күршеләрен кабул итте. Кунаклар стартта ике тапкыр алга чыксалар да, Иван Нагаев икесендә дә исәпне тигезләде. Ә икенче 8 минутлык барышында инде Альберт Зиннәтуллин хуҗаларны алга җибәрде, зур тәнәфескә кадәр ул уен дилбегәсен кулында тотып кына калмады, исәпне дә 6:3 итә алды.

Йомгаклау өлеше алдынан булган тагын өч җавапсыз туп бу матчның интригасын ахырга кадәр бетереп, Эркин Шагаев командасына арадашчы лидерлыгын алырга мөмкинлек тудырды. Калган вакытта кунаклар картинаны бераз ямьли алсалар да, исәпкә чын-чынлап йогынты ясарга аларның көчләре дә, вакытлары да калмаган иде инде. Исәп 13:6 булды.

Россия – Грузия – 13:6 (2:2, 4:1, 3:0, 4:3)

Голлар: Дамир Крепулия (0:1), Иван Нагаев (1:1), Георг Хведелиани (1:2), Иван Нагаев (2:2), Альберт Зиннәтуллин (3:2), Сергей Лисунов (4:2), Михаил Багатурия (4:3), Владислав Тимаков (5:3), Сергей Лисунов (6:3), Артем Ашаев – пенальтидан (7:3), Константин Степанюк (8:3), Игорь Бычков (9:3), Сергей Лисунов (10:3), Сергей Лисунов (11:3), Бека Кватарадзе (11:4), Артем Одинцов (12:4), Михаил Багатурия (12:5), Дамир Крепулия (12:6), Владислав Тимаков (13:6)  

Туп кермәгән пенальтилар: Константин Степанюк (Россия), Марко Елака (Грузия)

 “Европа чемпионаты белән чагыштырганда, без бүген уңышлырак чыгыш ясадык. Әмма безнең составның да 40 процентка диярлек яңарганлыгын исәпкә алырга кирәк. Безгә көчле капкачы өстәлде, столп барлыкка килде – җиңелрәк. Хәер, безнең хәзер ярыш өстенә ярыш, ял итәргә вакыт юк.  Команда Болгариядә булган чит ил җыеныннан кайтты гына, әле су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек тә бара.

Ярышлар практикасымы? Безгә ул җитми. Барысы да алда. Бурычларга килгәндә, һәрвакытта да алда беренчелекне алырга дигән бурыч тора. Барысы да испанлылар белән матч булачак соңгы көнне хәл ителер дип уйлыйм, алар бик көчле.

Чемпионат жирәбәсенә килгәндә, без үзебезгә “үлем төркеме” эләккәнгә тыныч карашта, хуҗаларга бераз көчсезрәк көндәшләр биргән булсалар да яраган булыр иде инде анысы (елмая). Зарланып торырга кирәкми – бу бит “сукыр” сайлау.Тырышырбыз, хәер, дөресен генә әйткәндә, бик азлар гына бездән җиңү көтәдер. Шулай да максималь дәрәҗәдә тырышырбыз”, - диде матчтан соң Россия җыелмасы һөҗүмчесе Константин Степанюк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International