Казанда су полосы буенча халыкара турнир ахырына якынлашып килә. Ярышларның соңгы көнендә Грузия һәм Кытай җыелма командалары күзгә-күз очрашуда гомуми турнир таблицасында өченче урынга чыгу өчен ярыштылар. Очрашу йомгаклары буенча бронза бүләкләргә европалылар лаек булды.
Командаларның икесе дә моңа кадәр, турнирда бүгенге финалистлар - Испания һәм Россия командаларына оттырып, җиңү шатлыгын татый алмаганнар иде. Әмма өченче урын өчен ярышлар башланганчы ике команданың да җиңүгә өметләре бертигез диярлек булды. Шулай булса да, европалылар ярыш башланган мизгелдән үк үзләренең остарак булуларын күрсәтергә омтылдылар, чирек старт йомгаклары буенча, аз булса да, өстенлек алар ягында булды. Әмма зуррак өстенлеккә алар экваторга җиткәндә генә, кытайлылар капкасына бер-бер артлы өч туп кертә алгач кына ирешә алдылар. Нәкъ шушы туплар грузиялеләргә җиңүгә юл ачты. Зур тәнәфескә алар 7:4 исәбе белән киттеләр, бу исә аларга алдагы көрәшкә көч өстәде, аларның үз-үзләренә ышынычын ныгытты.
Тәнәфестән соң кытайлылар уенда үзләренең көчләрен күрсәтергә тырышып карадылар, әмма Грузия командасы уенчылары аларның һөҗүменә бирешмәде. Ә матч ахырында европалылар, Кытай капкасына тоташ һөҗүм ясап, бер-бер артлы берничә туп кертә алдылар, соңгы исәптә командалар арасында шактый зур аерма барлыкка килде.
Грузия – Кытай – 16:8 (2:1, 5:3, 3:2, 6:2)
Голлар: Марко Елака (1:0), Ша Ши (1:1), Зураб Руруа (2:1), Марко Елез (3:1), Ксе Зекай (3:2), Марко Елез (4:2), Давид Крепулия (5:2), Георг Хветелиани (6:2), Чен Джонсян (6:3), Константин Гегелашвили (7:3), Ксе Зекай (7:4), Гу Лянг (7:5), Михаил Багатурия (8:5), Ксе Зекай - пенальтидан (8:6), Марко Елака (9:6), Марко Елез (10:6), Зураб Руруа (11:6), Давид Крепулия (12:6), Зураб Руруа (13:6), Михаил Багатурия (14:6), Георг Хведелиани (15:6), Бека Хватарадзе (16:6), Ксе Зекай (16:7), Гу Лянг (16:8).