Россия җыелмасының баш тренеры Эркин Шагаев Испания белән уртак исәпкә (8:8) тәмамланган матчтан соң Казанда үткәрелгән су полосы буенча халыкара турнирда җиңгән командасы турында сөйләде, уенчыларының хәрәкәтләренә аңлатма бирде.
– Әлбәттә, Испанияне җиңәсе килде. Әмма уртак исәп тә шушы халыкара турнир җиңүчесе булу өчен безгә җитәрлек булды. Егетләребезнең Казандагы ярышка шактый талчыгып килүләрен исәпкә алсак, мин командабызның уеныннан да, нәтиҗәләрдән дә канәгать калдым. Испания җыелмасы – бик көчле төркем. Без максатыбызга ирештек дип саныйм.
– Эркин Максудович, матчның икенче яртысында россиялеләр ике тапкыр ике голга алда бардылар. Тик, шуңа да карамастан, тулы җиңүгә ирешә алмадылар. Моңа егетләрнең талчыкканлыклары тәэсир иттеме?
– Әйе, сәбәп шул иде. Уенчыларның ярышлар дәвамында күп көч түгүләренә карамастан, соңгы уен барышында исәп безнең файдага барды. Ләкин испаннарны ота алмавыбыз уенчыларыбызның казанышларын бер дә киметми.
– Сезон дәвамында сез Испания җыелмасын ике тапкыр җиңдегез. Бүгенге уен алдыннан шул тәҗрибәләрегезне исәпкә алдыгызмы?
– Һичшиксез. Алдагы матчларның тәҗрибәсен исәпкә алдык һәм аны бүгенге уенда кулландык та.
– Испаниянең моннан алдагы ярышларда катнашкан җыелмасы бүгенге составтан аерыла идеме?
– Моңарчы алар оптималь составта уйнадылар. Казанга исә көчлерәк төркемне алып килгәннәр.
– Матч ахырында сезнең уенчыларыгызның бер һөҗүмлек вакыты бар иде. Тик алар тупны үзләрендә тоткарлауны кулай күрделәр. Моның сәбәбе нидә?
– Безне уртак исәп тә канәгатьләндерә. Шуңа күрә, турнирдагы җиңү безнең кесәдә булганга, тагын да алга ыргылудан мәгънә юк иде.
– Россия җыелмасының әлеге төркеме бер ай ярымнан Казанда узачак Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашачак җыелмадан аерылачакмы?
– Хәзер безнең төркемдә 17 кеше уйный. Шуларның 13ен без Дөнья чемпионатына катнаштырачакбыз. Яңа уенчылар булмаячак. Кемнәрне төшереп калдырачагыбызны әйтергә иртәрәк. Бер ай эчендә хәлләр шактый үзгәрергә мөмкин. Әлегә барлык уенчылар да үз командасы өчен файдалы булуларын расларга мөмкин.
– Алайса сорауны башкача бирик: Казандагы турнирда кайсы уенчыгыз сезне нык сөендерде?
– Миңа күп кенә спортчыларыбызның уеннары ошады. Берәүне дә аерып атыйсым килми. Һәрхәлдә без әлеге турнирда җиңдек.