Искәртеп узыйк, Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 8 маендагы 484 нче Указы һәм РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 27 июнендәге “Халыкара спорт ярышлары исемлеген раслау һәм мондый ярышларда катнашуга бәйле рәвештә чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затларның Россия Федерциясендә булу вакытлары турында”гы 1089-р нчы карары нигезендә, ДЧ-2015 Чемпионатның оештыру комитеты тарафыннан юлланган аккредитацияләү таныклыгы нигезендә чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затларга Россия Федерациясенә визасыз керү һәм ил чикләреннән чыгу мөмкинлеге бирелә торган халыкара спорт ярышлары исемлегенә кертелгән.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 авгутска кадәр узачак. Аккредитацияләнгән таныклыкның гамәлдә булу вакыты – 2015 елның 15 июленнән 15 августына кадәр.