“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров ДЧ-2015 якынлашкан саен билетлар сатылу көннән-көн арта дип билгеләп узды һәм спорт сөючеләрне ярышларга һәм тантаналарга билетлар алып калырга ашыгырга чакырды.
Билетлар 2014 елның 30 сентябреннән сатыла башлады. Бүгенге көнгә инде 121 меңнән артык билет үз иясен тапкан, шулардан 20 процентын су спорт төрләрен сөюче чит ил кешеләре алган. Бу сан көннән-көн арта гына бара. Бүгенге көнгә әле барлык квалификация ярышларына һәм синхрон йөзү, йөзү, су полосы буенча финал ярышларына билетлар алырга була, ә суга сикерү һәм хай-дайвингка билетлар калмаган да диярлек. Мисалга, ир-атлар арасында 2 августта узачак 10 метрлы каланчадан суга сикерүләрнең финал ярышларына барлык билетлар да сатылып беткән.
“Без барыбыз да бу ярышларны көтү халәтендә – алар кысаларында 2016 елда булачак Олимпия уеннарына сайлап алулар башкарылачак. Безне кайнар җәй, кайнар спорт көрәше көтә, шулай ук спортчылар өчен җан атып торырга киләчәк тамашачыларның кайнар көч биреп торулары көтәчәк дип ышанасы килә”, - дип мөрәҗәгать итте “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров журналистларга.
Статистика буенча, барлык сатуның 60 проценты www.ticketkazan2015.com сайтында (электрон билетлар) онлайн сатуларга туры килә. Билетларны сату сайты өч телдә эшли – рус, татар һәм инглиз телләрендә. Шулай ук электрон билетларны Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында һәм электрон хөкүмәт инфоматларында да алырга була.Электрон билет – билет сатып алуның иң уңайлы ысулы – аны үзенчәлекле бланкка алыштырырга кирәкми, билет сатып алуны www.ticketkazan2015.com сайтында рәсмиләштерәсең дә, билетны чыгарып алып, ярышка киләсең.
Билет сатып алуны гадиләштерер өчен аларны паспорт буенча сату бетерелде, сатып алучыны идентификацияләү фамилия, исем, әтисенең исеме, электрон почта һәм мобиль телефон номеры буенча гына бара. Шәхси мәгълүматларны системага керткәннән соң сатып алучыга электрон почтага һәм мобиль телефонга аны шәхси кабинетка теркәү турындагы белдерү килә. Аннан соң үзеңне кызыксындырган ярышны сайлыйсы һәм билет аласы гына кала. Сайтта билет өчен теләсә-кайсы банк картасыннан яки электрон акчалар белән түләргә була. Сатып алганнан соң электрон билет сатып алучының почтасына килә.
Электрон билетны чыгарып алырга һәм аның белән ярышларга килергә генә кала, аны бланкка алыштырасы юк. Югалган яки пычранган электрон билетны, кабат чыгартып алып, торгызырга була.
Оффлайн режимда рәсми кассаларда билетларның 40 проценты сатылган. Оффлайн-сату – ул Чемпионатның фирма бланкларындагы билетларын кассада сату. Шәһәр халкы һәм кунакларга уңайлы булсын өен 26 фирма кассасы ачылган, шулай ук Казан метрополитены станцияләрендә 4 касса эшли, KAZAN ARENА стадионында һәм “Корстон” ДСКҮда тикет-офислар ачылган – билетларның күпчелеге нәкъ менә шул кассаларда сатыла. Шулай ук АГРОПАРКта, Россия почтасы бүлекчәләрендә, “Таттелеком” бүлекчәләрендә дә алырга була билетларны. Кассалар шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Әлмәттә, Түбән Камада, Чаллыда һәм “Казан” Халыкара аэропортында да эшли. Чемпионат уздырылган чорда кассалар һәр спорт корылмасында эшләячәк.
Спорт ярышларына билетлар 50 сумнан алып 3000 сумга кадәр тора:
Су полосы - 50 сумнан 1 500 сумга кадәр,
Qөзү - 100 сумнан 1 000 сумга кадәр,
Cинхрон йөзү – 100 сумнан 1 500 сумга кадәр,
Cуга сикерү - 100 сумнан 1 000 сумга кадәр,
Ачык суда йөзү - 800 сум,
Хай–дайвинг - 1 500 сумнан 3 000 сумга кадәр.
Бер сатып алучы бер тапкыр алганда 10 билет кына ала ала, аларның 6сы ярышларга, 4есе тантаналар яки “Пилигрим” шоуына. Дөнья чемпионаты ярышларына алынган билетлар ул көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә. Билетларда сектор, рәт һәм урын күрсәтелгән.
Электрон билет та, бланклардагы билет та сатып алучы өчен барлык мәгълүматны бирә – чараның исеме, узу урыны һәм вакыты, спорт корылмасы, билетны файдалану һәм кире кайтару кагыйдәләре. Штрих-код белән сакланган электрон билетларда да, бланклардагы голограмма һәм ультрашәмәхә буяу белән сакланган билетларда да мәгълүмат өч телдә бирелгән.
Ярышларга алданрак килергә кирәк. Мисалга, “Казан Арена” стадионында булачак ярышларга (йөзү һәм синхрон йөзү) бер сәгать алдан килү хәерле, корылма бик зур. Су полосы, хай-дайвинг, ачык суда йөзү кебек яршларга ярты сәгать алданрак килү хәерле.
Су полосы буенча уеннар спорт сессияләренә берләштерелгән, шулай булгач, әзерлек ярышларына һәм чирекфиналга билетлар алган тамашачы 4 уен карау мөмкинлеген ала. Тамашачылар һәм Россия җыелмасы җанатарларына уңайлы булсын өчен ярышлар расписаниесе шундый итеп төзелгән ки, безнең ил әзерлек раундында көн саен 18.50дә уйный. Бу ярышларның 17.30да башлана торган кичке сессиясе, Россия җыелмасы катнашындагы уен бу сессиядә 2 нче булачак. Финал һәм ярымфинал сессияләренә ике уен керә.
10 нчы февральдә Су спорт төрләре буенча 16 чы ФИНА дөнья чемпиоаты ярышларына бүләк сертификатлары сатуга чыкты. Бүләк сертификаты аның хуҗасына дөнья чемпионаты кысаларындагы барлык ярышларга билетлар алу мөмкинлеген бирә. Хәзер 5 номиналдагы - 5 00, 1 000, 2 000, 5 000 һәм 10 000 лек сертификатлар алырга була. Чемпионатның билет программасына кагылышлы теләсә-кайсы сорауны
8 800 775 07 70 номерына шалтратып ачыкларга була. Контакт-үзәк, сайт кебек үк, өч телдә эшли – рус, татар, инглиз телләрендә. Чит ил гражданнары өчен билетлар сатып алуның иң уңайлы ысулы - www.ticketkazan2015.com сайты.
“Сатып алучы, дөньяның кайсы гына почмагында булмасын һәм билет алының нинди ысулын кулланмасын, ул булган билетлар базасына керә ала. Иң мөһиме – билетлар алуны озакка сузмаска”, - диде Азат Кадыйров.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты башланырга 100 көн калганда ачылыш һәм ябылу тантаналарына, “Пилигрим” шоуына билетлар сатуга чыкты – барлыгы 50 000 билет.
ФИНА дөнья чемпионаты ачылыш тантанасы – протокол чарасы, ул Чемпионатта катнашучылар: спортчылар “ФИНА гаиләсе”, ФИНА һәм Чемпионат партнерлары, ФИНА составына керүче милли федерацияләр, Чемпионатны оештыручылар өчен уздырыла. Моңа бәйле рәвештә шәһәр халкы һәм кунаклар өчен беренче тапкыр ачылыш тантанасы 8 такыр кабатланачак, 26 нчы июльдән 2 нче августка кадәр барачак шоуларның 26сы көнгесе хәйрия нигезендә оештырыла.
“Безнең барыбызны да онытылмаслык шоу көтә. 24 июльдә “Татнефть арена”да булачак ачылыш тантанасы - барыннан да элек протокол чарасы. Регламент буенча, бу көнне без спортчыларга, 190 илдән булган милли федерацияләр вәкилләренә, ФИНА конгрессында катнашучыларга, судьялар корпусы һәм ФИНА партнерларына урыннар бирергә тиешбез. Корылмадагы урыннар саны чикле булганын исәпкә алып, ачылыш тантанасын тагын 8 тапкыр кабатларга дигән карарга килдек. Бу шул ук артистлар катнашындагы шул ук тантана булачак, анда бары протокол өлеше генә төшеп кала”, - диде Азат Кадыйров.
Ачылыш һәм ябылу тантаналарына , шулай ук “Пилигрим” шоуына керү бары тик үзенчәлекле бланктагы билетлар буенча гына булачак.